Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 гыйнвар 2018, 11:45

125 грамм блокада икмәге...

Хәсрәтле ана һәйкәле янында Ленинград камавын өзүгә багышланган чара узды

Хәсрәтле ана һәйкәле янында Ленинград камавын өзүгә багышланган чара узды

“Су, он һәм дога”, – блокада икмәген пешерү сере турында Павел Плотников шулай дигән. Нәкъ аның кул астында Ленинград шәһәренең Икмәк пешерү тресты үзәк лабораториясендә блокада икмәге пешерү ысуллары уйлап табылган. Бәхеткә, русиялеләрнең берничә буынының инде икмәксез калырбыз дигән уй башына да кереп чыкмый. Шунысы кызганыч, тамак туклыгы бу ризыкны кадерсезләүгә китерә. Сугыш елларында исә аның һәр валчыгы алтынга бәрабәр булган.
Ел саен гыйнварда илебездә “Блокада икмәге” чарасы үтә. Туймазыда ул шимбә көнне узды. Анда ветераннар-блокадалы Ленинград балалары, яшьләр, хакимият һәм җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре катнашты. Сүз шәһәрне саклап калалган ленинградлыларның каһарманлыгы турында барды. Ирекле ярдәмчеләр чарада катнашучыларга азык алу өчен тәгаенләнгән карточка күчермәсен һәм дәһшәтле блокада чорында балаларга, хезмәткәрләргә бер тәүлеккә бүленгән 125 грамм икмәк таратты.
Читайте нас: