Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 гыйнвар 2018, 19:39

Көри, себерә, тазарта – тирә-якны агарта

«Башкиравтодор» җәмгыяте Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе автопаркы яңа техникага баеды

«Башкиравтодор» җәмгыяте Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе автопаркы яңа техникага баеды


Гыйнвар башында Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсенә төп предприятие – “Башкиравтодор” җәмгыятеннән өч катнаш юл машинасы кайтты. Алар юлларны кышкы һәм җәйге чорда асрау-тазарту өчен тәгаенләнгән асылма җиһазлы югары тизлекле юл машиналары төренә карый. Кыш көне бу машиналарның алгы өлешенә юлга салган карны һәм бозны тазарту мөмкинлеге бирүче тизлекле кыргыч һәм бозлавык вакытында юлларны эшкәртү өчен ком-тоз катнашмасы сибүче җиһаз беркетелә.

Техниканың урынын, юнәлешен һәм тизлеген күздә тотучы иярчен-навигация системасы урнаштырылгач, пәнҗешәмбе машиналар үзләренең тәүге рейсына чыкты. Алар юлларны кардан арчыды, ком-тоз катнашмасы сипте.

Элекке машиналардан аермалы буларак, яңалары дизельдә түгел, газ-мотор ягулыгында эшли. Тирә-як мохиткә тискәре йогынтыны киметү мөмкинлеге бирә бу. Өстәвенә, ул дизель ягулыгыннан өчләтә арзан.

Бу машина штурваллары артына утырганчы, предприятиенең ике шофёры – Мирсәгыйть Гарифуллин һәм Рәмзил Хаковка газ җиһазы белән эшләү өчен алдан укырга туры килгән. Шофёрларның өченчесе, предприятиегә килгәнче дистә еллар Себердә, аннары Туймазы автотранспорт предприятиесендә эшләгән Фаит Низамиев машиналарның барлык төре белән дә эш итә белә диярлек, аңа уку таләп ителмәгән.

Туймазы юл төзү-ремонтлау идарәсе 430 километр юлны хезмәтләндерә. Аның карамагында 57 берәмлек техника. Яңа машиналар исәбенә предприятиенең авторпаркы яңартылган. Бу техника урынына ул дизель ягулыгында эшләгән машиналарын “Башкиравтодор” җәмгыятенең өч филиалына тапшырачак.


Читайте нас: