Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2018, 11:43

«Рассвет»та яңа терлекчелек комплексы төзелә

Анда сыерлар өчен «душ» һәм рентген-аппарат урнаштырылачак

Анда сыерлар өчен «душ» һәм рентген-аппарат урнаштырылачак
“Рассвет” хуҗалыгының (Николаевка авыл советы) яшь чәмле җитәкчесе Илгиз Гайнаншинның планнары зурдан. Былтыр җәй аның хуҗалыгында савым көтүе өчен яңа терлекчелек комплексы төзелә башлаган. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиесе биләмәсендә сыер абзары һәм саву залының яңа биналары балкып утыра.
– Бераздан сыер абзары икәү булачак, һәркайсы 150 башка исәпләнгән, – ди Илгиз Гайнаншин. – Беренче бинаны нигездән күтәрергә туры килмәде, мал азыгы тарату техникасы иркен хәрәкәтләнә алсын өчен авыл хуҗалыгы машиналары гаражының түшәмен генә күтәрттек, идәненә бетон түшәдек.
Кара-чуар таналарыбыз өчен уңайлы шартлар булдырырга тырышабыз. Сыер абзарларында микроклиматны яхшырту өчен вентиляция системасы, автомат тукландыру һәм тирес чыгару җиһазлары урнаштырачакбыз. Сөтлебикәләрне зур яңалык көтә: җәйге эсседән интекмәсеннәр өчен «душ кабиналары» һәм сыерларга яхшы тәрбия тәэмин итәчәк, берьюлы гигиена саклау һәм массажлау чарасы сыйфатында да хезмәт итәчәк щётка-тараклар урнаштырылачак. Щётка-тараклар сыерларның тире катламын һәм йонын пычрак һәм паразитлардан арындыра. Массаж исә малкайларның кан әйләнешен һәм җылылык алмашын яхшырта. Фермаларында шушы тараклардан файдаланган терлекчеләр бу гади генә җиһазның сыерларның кәефен яхшыртуын, шул сәбәпле савым артуын раслый.
Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң предприятиедә “ДеЛаваль” компаниясе җитештергән саву җиһазы корылачак. Гайнаншин сүзләренә караганда, фермада рентген аппараты барлыкка киләчәк, сыерларга шунда ук тикшерү үткәреләчәк.
Көз башында яңа тана абзарын котлату күздә тотыла. 2020 елга исә “Рассвет” хуҗалыгы шушы ике бина янында сэндвич-панельдән тагын бер сыер абзары күтәрергә ниятли.
Бүген хуҗалыкта 750 баш сыер малы асрала, шуның 315е – савым сыеры.
Читайте нас: