Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 гыйнвар 2018, 11:29

Торак һәм үткәргечләр тармагы даими күз уңында

Узган җомгада районда эш сәфәре белән БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары булып китте

Узган җомгада районда эш сәфәре белән БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары булып китте


БР Хөкүмәте вице-премьеры Николай Хорошилов белән бергә Башкортстанның Дәүләт торак һәм төзелеш хәвефсезлеге комитеты рәисе Илдар Шәфыйков та килде. Аларны район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов озатып йөрде.

Кунакларны торак-үткәргечләр һәм төзелеш тармагында җәмәгать объектлары проектларын тормышка ашыру барышы кызыксындырды. Атап әйткәндә, дәүләт авария хәлендәге торактан күчерү программасы үтәлеше. Соңгы ике елда 381 гаилә шәһәр һәм авыллардагы күпкатлы йортларда яңа фатирларга ия булды. Аларның күбесе Чулпан төбәгендәге төзелеп килүче йортларга һәм Туймазының Көньяк урамындагы 12нче йортка күченде. Вице-премьер яңа күпкатлы йортлар торышын күздән кичерде, йорт яны биләмәләрен төзекләндерү дәрәҗәсен бәяләде, шушы йортлардагы фатирларда булды.

Аннары районның җылылык тәэминаты системасын камилләштерү программасын тормышка ашыру эше тикшерелде. Кунаклар Кандра авылында быелгы ягып җылыту чорында сафка кертелгән яңа блок-модульле казанлыкта, шулай ук Туймазыда Көньяк урамда төзелүче 1нче һәм Комаров урамындагы 7нче казанлыкта булды.

Аларны төзү өчен акча дәүләт корпорациясе – Торак-үткәргечләр хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм фондыннан, республика бюджетыннан бүленгән, кредит чыганаклары да кулланылган.

Яңа җылылык тәэминаты объектлары газ һәм электр энергиясен шактый янга калдыру, җитештерелгән җылылык энергиясенең үзкыйммәтен киметү мөмкинлеге бирә. Аларны 2018-2019 елгы ягып җылыту чорында файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Вәкилләр казанлык җиһазлары заводында да булды, ул шәһәрнең 7нче казанлыгы һәм үзгәртеп кору таләп ителгән канализация-насос станциясе өчен “эчлек” әзерли. Объектта шактый еш булган аварияләр, коллекторлар җимерелү хәвефе төбәк хакимиятен борчылырга мәҗбүр итә. Николай Хорошилов бу мәсьәләне күз уңына алырга вәгъдә итте.

– Туймазы районы – республиканың чәмле рәвештә алга барган өметле муниципалитетларының берсе, – диде ул. – Торак һәм үткәргечләр инфраструктурасы объектлары төзелеше тармагында зур эш алып барыла. Безнең бурыч – халыкның авария хәлендәге торактан лаек торакка күченүен, акчаның максатка ярашлы файдаланылуын күздә тоту.
Читайте нас: