Редакция хезмәткәрләре өч авыл советында биләмәләрне тикшерүгә чыкты
«Илчембәт авылында кайчак кичен дөм-караңгы була. Лампалар кабынган чакта да бик начар яктырта. Чыгымнарны киметү чарасы микән бу? Һичьюгы киеренке хәрәкәтле үзәк урамнар тиешенчә яктыртылсын иде. Илчембәт авылында яшәүчеләр».
2011 ел ахырында республика районнарының авыл биләмәләре җитәкчеләре белән оештырылган очрашуларда төбәгебез Башлыгы Рөстәм Хәмитов авылларны төзекләндерү бурычларын үтәү өчен финанс ярдәме күрсәтүгә бәйле мәсьәләне кузгатты. Шул дәвердән бирле авыл советларына квартал саен 100әр мең сум акча бүленә, аны алар җыештыруга һәм көнкүреш калдыкларын эшкәртүгә, урамнарны яктыртуга, юлларны ремонтлауга юнәлтә. Бу ярдәм торак үзәкләренең төзеклеген ни дәрәҗәдә яхшырткан? Шушы көннәрдә без район авылларында биләмәләрне күздән кичердек – элекке елларда безгә урамнарны яктырту һәм юллар сыйфаты начар булудан зарланып мөрәҗә-гать итүчеләр күп булган авылларга юл тоттык.
Караңгылык караклар өчен уңайлы
Быел кар аз. Яңа елга кадәр ул бөтенләй юк иде, шуңа күрә кичләрен урамнар аеруча караңгы булды.
Түбән Троицкийга 20.00 сәгатьләргә барып җиттек. Анда яшәүчеләр берничә ел элек күпкатлы йортларның ихаталары һәм төп урамнар тиешенчә яктыртылмаудан зарланган иде. Шуңа күрә иң элек Кызыл Армия урамына юл тоттык. Анда бер-ике генә йорт караңгылыкка чумган, урамның калган өлеше тулысынча тигез яктыртылган хәзер.
Ленин урамын һәм андагы кыска тыкрыкларны да урап чыктык. Безнең күзәтүләр буенча, Фрунзе урамында яктылык торышы начаррак. Күпкатлы йортлар ихаталары торышы да шул чама. Кәефне кырган бердәнбер кимчелек – гаражлар тирәсендәге көрчектәге караңгылык. Ул тирәдән үткәндә полиция машинасы күзгә чалынды. Гаражларның берсенә төшкәннәр, күрәсең. Ул биләмә тиешенчә яктыртылса, караклар, бәлки, шөрләр иде. Авыл советы ул тирәләрне яктыртырга бурычлы булмаса да, гараж хуҗалары арасында бу эшне оештыру зыян итмәс иде.
Фрунзе авылы (Югары Троицкий авыл советы биләмәсе) бер урамнан гыйбарәт. Анда яктырткычлар 200 метр саен диярлек эленгән. Элек килгәндә дистәләгән йорт караңгылыкка чумып утырса, монысында авылга кергән урам яп-якты иде.
Фрунзе һәм Югары Троицкий авыллары арасындагы юл яктыртылмаган. Шуңа күрә юл читеннән атлаган яшь кыз безнең күз алдында һич көтмәгәндә хасил булды. Аның өчен дә, аны кинәт күрү сәбәпле, үзебез өчен дә куркыныч булып китте.
Югары Троицкий авылына кергән юлдагы Базар урамында бер-ике яктырткыч янмый. Чиркәү тыкрыгына борылабыз. Борылыш та, тыкрык та начар яктыртылган, чиркәү янында һәм Слаботка урамында гына якты. Мәктәп һәм Терентьевка урамнарына тагын берничә яктырткыч һич артык булмас иде. Тагын Базар урамына борылабыз (яхшы яктыртылган психоневрология интернаты яныннан үтәбез). Тик интернаттан ераклашкан саен яктырткычлар сирәгәя бара. Авылдан чыккан юлда тукталыш күшеге исә караңгылыкка чумган...
Караңгылык эченнән тагын ике гәүдә хасил булды. Хәвефсезлек кагыйдәләрен санга сукмыйча, бер ир баласын җитәкләп китеп бара. Беренчедән, юлчылар – юл уңаенда баручы машиналарга аркан, икенчедән, бала ирнең сул ягыннан, юлдан диярлек атлый.
Яңа Нарышка юл тотабыз. Кая барып эләккәнне бераз чамалый алмый торабыз, чөнки юл күрсәткечен караңгылык чолгаган. Бу авылга Үзәк урамнан керү юлы Айдагы кратерларны хәтерләтә. Авыл буасы яныннан узганда котым чыга язды: бернинди киртә-рәшәткә ише юк, юл исә тоташ чокыр-чакырдан тора – бозлавыкта чыгып очуың да ихтимал. Авылда яшәүчеләр үзләре ул юлдан күз йомып та үтә аладыр, бәлки, ә бирегә очраклы рәвештә килеп чыккан чит кешедән үтә саклык таләп ителә. Мәктәп һәм Көньяк урамнары начаррак яктыртылган, ләкин караңгылык адашырлык түгел алай.
Май авылына юл тоттык. Анда да нибары бер урам. Берничә ел элек анда бер-берсеннән шактый ерак урнашкан өч яктырткыч бар иде. Хәзер бишне санадык, тик авылга кергән һәм аннан чыккан юллар караңгы.
Нинди урам икән, ничек белергә?
Илчембәт авыл советына юл тотабыз. Мәкъсет авылына кердек. Урам башында – бер, 50 метрлап арырак тагын бер яктырткыч яна. Авыл уртасына таба яктылык сүрәнрәк, тик караңгы түгел. Биредә башка кимчелек кәефне кыра: төзелеш чүп-чары һәм чималы белән тулган йорт яны биләмәләре байтак – уртак биләмәдә бу тыела.
Илчембәт авылындагы иң зур Совет урамы төрлечә яктыртылган. Мичурин урамының уртасы – якты, урам башлары әйле-шәйле генә яктыртылган. Бакча урамында үзеңне имин тоясың, Елга урамында яктырткычларның барысы да кабынмаган. Авыл читендә дә лампаларның берсе янса, икенче-өченчесе кабынмаган.
Шулай итеп: авылларда урамнарны яктырту торышы яхшырганлыгы аермачык, шулай да кимчелек байтак әле. Төбәк халкына аңлатырга кирәк: караңгы төшкәч, юл читеннән күзгә күренмәгән киемгә төренеп атлау хәвефле! Биредә тикшерү вакытында тагын бер кимчелек ачыкланды – урамнарны исем-язмалары буенча эзләп табу бик авыр. Алар, нигездә, йорт стеналарына һәм аннан-моннан гына язылган. Фәкать бер авыл урамында гына без коймага беркетелгән һәм хәтта эңгер-меңгердә дә ерактан ук күренеп торган исем-язмага тап булдык.
Авылларда яшәгән хөрмәтле якташлар! Урам, юлларны яктырту торышына бәйле фикер-тәкъдимнәрегезне уртаклашырга теләсәгез, «Туймазы хәбәрләре» гәзите сәхифәсенә (tuvest.ru) языгыз.