Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 гыйнвар 2018, 12:08

Егетебез бил бирмәгән

Дөнья чемпионатында җиңгән спортчыга 100 мең сумлык акчалата сертификат тапшырылды

Дөнья чемпионатында җиңгән спортчыга 100 мең сумлык акчалата сертификат тапшырылды
Түбән Сәрдек авылыннан Рәзил Шабиев алты ел инде билбаулы көрәш белән шөгыльләнә. Максатка омтылучан, үҗәт, әмма гаять тыйнак егет спорт барлык буш вакытын биләвен дәлилли. Соңгы елларда ул Ринат Еникәев карамагында шөгыльләнә. Остазымнан башка мондый җидти нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде ди ул. Күптән түгел Рәзил билбаулы көрәш буенча Казанда үткән дөнья чемпионатыннан кайтты. Шундый дәрәҗәле чемпионатта җиңү спортчыга җиңел генә бирелмәгән. Илебезнең җыелма командасына сайлап алу Воронежда үткән. Анда Рәзил икенче урын яулаган. Яхшы нәтиҗә бу, әмма җыелма командага үз авырлык төркемендә җиңүчеләрне генә алалар, бүләкләнүчеләр исә алмашка кала. Дөнья чемпионаты башлануга берничә көн кала Рәзилгә җәрәхәтләнгән җиңүче урынына Русия җыелма командасы исәбендә ярышка барачагын хәбәр итәләр. Бу көтелмәгән хәбәр була, һәм егеткә биш көн эчендә 8 килограмм авырлыгыннан арынырга туры килә.
Диета, витаминнар, физик йөкләнеш һәм хәтта мунча чабыну – артык авырлыктан арыну өчен барлык чараларны да куллана ул. Һәм теләгәненә ирешә! Кабат үлчәнгәндә үлчәү уклары 56 кг 960 граммда туктап калгач кына җиңел сулый Рәзил белән Ринат Радик улы. Әмма бик озакка түгел: туймазылының көндәшләре Казагыстан һәм Үзбәкстаннан көчле спортчылар булып чыга. Башта Рәзил алардан оттыра, әмма йомшак якларын вакытында чамалый һәм алыш тактикасын үзгәртә. Ярышның соңгы мизгелендә генә җиңүгә ирешә ул.
– Егетләребез лаек нәтиҗәләр күрсәтә икән, спортның шушы төренә акча салуның да мәгънәсе бар. Районыбызда күнегүләр өчен барлык шартлар булдырылган, өметле спортчылар бар, аларның, Рәзил кебек, үзләрен танытачакларына иманым камил, – диде Көрәшчеләр федерациясе рәисе Илфир Миңнебаев һәм чемпионга 100 мең сумлык акчалата сертификат тапшырды.
Быел Рәзил педагогия колледжын тәмам-лый. Аны армия тормышы көтә, анда исә егетнең яхшы спорт әзерлеге, баһадирларча тән һәм ихтыяр көче бик ярап куячак.
Читайте нас: