Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 гыйнвар 2018, 13:33

Яңа өмет һәм хыяллар

Яңа ел алдыннан Туймазыда 37 гаиләгә ипотека бурычының бер өлешен каплау хокукы биргән сертификат тапшырылды

Яңа ел алдыннан Туймазыда 37 гаиләгә ипотека бурычының бер өлешен каплау хокукы биргән сертификат тапшырылды
Кандра авылында яшәүче Фәхретдиновлар гаиләсе байтак ел вакытлыча тапшырылган кеше почмагында яши һәм үз торагы турында хыяллана. Дәүләт программасы турында икенче баласы туар алдыннан гына ишетә һәм, вакытын әрәм итәргә теләмичә, таләп ителгән документларны туплый башлый.
– Чиратыбыз килеп җиткәнлеген миңа 30 яшь тулган көнне хәбәр иттеләр, шулай итеп, икеләтә куаныч булды, – ди Юлия Салават кызы. – Ике балабыз үсеп килә: улыбыз – Эльнар, кызыбыз Азалия. Шуңа күрә безнең гаилә өчен чын могҗиза булды бу. Ана капиталына өстәлгән җәмәгать ярдәме акчасы ипотека кредитын каплады. Яңа елга без бурычыбызны түләп бетереп аяк бастык.
Туймазыда яшәгән Садыйковлар да ул үстерә – Аланга хәзер 4 яшь. Бу гаилә өчен дәүләт ярдәме бик кадерле өстәмә, шуңа күрә алар хәзер үзләренең торак мәйданын киңәйтү һәм тагын бер бәбәй алып кайту турында хыяллана.
Сүз уңаенда: бүген яшь гаиләләргә республика дәүләт ярдәме күрсәтү программасы кысаларында ипотеканы каплауга җәмәгать ярдәме акчасы алу өчен торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ тагын 273 туймазылы чиратта тора.
Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту һәм үз фатирына ия булу өчен дәүләт нәтиҗәле ярдәм күрсәтә. «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы буенча 2017 елда өч баласы булган 23 гаилә 23 млн сумлап субсидия һәм кимендә 30 гаилә, баласы туу сәбәпле, ипотека бурычын каплау өчен барлыгы 10 млн сумнан артык акча алган. Яңа ел алдыннан район Хакимиятендә балалы 37 яшь гаилә тагын шундый ук сертификатларга ия булган. Бу кадерле документларны аларга район Хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин тапшырган һәм дәүләтнең торак мәсьәләсенә кагылышлы ярдәме гаиләләрне ныгытачагына өмет белдергән.

Читайте нас: