Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 гыйнвар 2018, 11:09

Узган ел катлаулы, әмма бай һәм үзенчәлекле булды

Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән әңгәмәбез ел йомгакларына багышлана

Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов белән әңгәмәбез ел йомгакларына багышлана

Яңа ел бәйрәмнәре балаларны да, өлкәннәрне дә берләштерүе белән кадерле: аларның максат-омтылышлары, ният-теләкләре, хыяллары уртак. Һәркайсыбыз чын күңеленнән ышана – Яңа елда Кыш бабайдан аңа һичшиксез ниндидер яхшылык ирешәчәк: эшләре уңачак, укуы, шәхси тормышы яхшырачак, сәламәтлеге сынатмаячак, теләкләре кабул булачак... Ләкин узган елда да куанычлы һәм уңышлы мизгелләр байтак иде. Һич шикләнмим, андый минутларны – бала туу, сабыйның беренче адымын күрү яки беренче тапкыр әйтелгән сүзен ишетү, мәктәптәге чыгарылыш кичәләре, күңелеңә хуш килгән яңа эш куанычын һәркем кичергәндер... Ахыр чиктә, гаилә әгъзаларының, туганнарыгызның нурлы йөзләре, ихлас елмаюы да чиктән тыш кадерле ич. Шуны да искә алырга кирәктер: шәһәребездә, авылларыбызда урамга чыгып йөреп керсәгез, кешеләр белән сөйләшсәгез, һичшиксез аларны яхшы якка үзгәрткән уңай үзгәрешләрне күрәчәксез. Туймазы районы муниципалитет-район Хакимияте башлыгы Айдар СУФИЯНОВ белән безнең бүгенге әңгәмә нәкъ шул турыда.

Төзелеш тукталмый
– Айдар Рифгатович, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан узып барган елга бәя бирү, йомгак ясау гадәте бар. Бу чорга без нинди нәтиҗәләр белән килеп җиттек, ниятләрнең кайсы тормышка ашты?
– 2017 ел бик киеренке узды. Уңышлар да, бераз авырлыклар да булды. Күләмле проектлар елына да әверелде ул – без аларны федерация һәм республика программаларында катнашу нәтиҗәсендә үти алдык. Туймазы, Серафимовка һәм Кандрада тоташ алганда кимендә 500 млн сумга төшкән җылылык челтәрләрен яңарту-үзгәртеп кору турында сүз бара. Өстәвенә, Республика аныкланган инвестиция программасы буенча җылылык челтәрләрен җентекле ремонтлау өчен тагын 170 млн сум бүленде. Планлаштырылган дүрт казанлыкның икесе – Кандрада һәм Серафимовкада – төзелде инде, 2018 елда эшләр Туймазыда дәвам итәчәк. Бу торак-үткәргечләр хуҗалыгы хезмәтләре сыйфатын гына шактый яхшыртып калмыйча, тарифлар үсешен дә тоткарларга ярдәм итәчәк.
«Башнефть» компаниясе җәмгыяте финанс ярдәме күрсәтү нәтиҗәсендә Туймазыда киң тармаклы спорт-боз комплексының икенче чиратын төзү төгәлләнеп килә (барлыгы 120 млн сум үзләштерелгән). Кандра авылында «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте акчасына бассейнлы физкультура комплексы төзелеп бетеп килә (138 млн сумлап үзләштерелгән). Әйтергә кирәк, нефтьчеләрнең турыдан-туры катнашлыгында бездә күптармаклы спорт мәйданчыклары да пәйда булды, «Яшьләр» төбәгендә нефтьчеләр агачлыгы салынды, үзәк мәдәният һәм ял паркы төзекләндерелә.
Федерациянең максатлы «Авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү...» программасы буенча Дуслык авылында 60 урынлык балалар бакчасы төзелде, 2018 елның өченче кварталында файдалануга тапшырыласы спорт комплексын төзү дәвам итә.
Торак төзелеше күләме үсешен саклауга ирешелде. 2017 елда күпкатлы сигез йорт һәм барлыгы 82 мең квадрат метр мәйданлы кимендә 400 шәхси торак йорт сафка кертелде.
Халыкны тузган торактан күчерү буенча аныкланган программаның дүртенче өлеше тормышка ашырылды. Тоташ алганда, тузган дип табылган 381 фатирда яшәүчеләр өй котлатты. Өстәвенә, без 2017 елда башланган шундый ук республика программасына кердек. Бу программа буенча 2018 елда Туймазы, Кандра, Серафимовка һәм Первомайда 158 фатир тапшырылачак.
Ниһаять, 2017 елда күпфатирлы 44 йортка барлыгы кимендә 100 млн сумлык җентекле ремонт ясалды. Ирешелгән күләмне сакларга тырышабыз – 2018 елда күпфатирлы тагын 40лап йортка кимендә 90 млн сумлык ремонт ясалачак.
Шунысы шатландыра – узган елда берничә дистә «ташламачы» үзләренең торак шартларын яхшыртты: бер – Бөек Ватан сугышы яугиренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак (вафат) булган һәм гарипләнгән кешеләрнең җиде гаилә әгъзасына махсус сертификатлар; баласы туу сәбәпле, ипотека бурычын түләү өчен 73 яшь гаиләгә таныклык тапшырылды; кимендә 3 бала тәрбияләгән тагын 23 яшь гаилә торак сатып алу (төзү) өчен субсидия алды. Тагын 24 кешегә торак сатып алу субсидияләре бүленгән, бу – ятим балалар яки ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар; авыл җирендә яшәгән 19 эшчән, инвалид балалы ике гаилә һәм радиация тәэсиренә дучар булган бер туймазылы.

Безнең көчнең сере – шәһәр һәм авыл бердәмлеге
– Шәһәр һәм авыллардагы төзелешләр күләме яңа юллар төзүне һәм гамәлдәгеләрен ремонтлауны, үткәргечләр коруны күздә тота. Бу юнәлештә нинди уңышлар бар?
– Районыбыз буенча тоташ алганда, 25 км (шул исәптән, 5 км – Туймазыда) юл асфальтланды. Беренче очракта Кандра, Төмәнәк, Серафимовка, Гафуров һәм Собханкул авыл советлары турында сүз бара. Горный авылына кергән юл төзелеше (эшләр бәясе 12 млн сум) төгәлләнде. Иң күләмле проектлардан Райман авылына электр үткәрү эшен атарга мөмкин.
– Безнең районның көче нәрсәдә?
– Шәһәр дә, авыллар да булу, икътисадның тармаклылыгы безгә үсәргә һәм төрле, кайчак – бик мавыктыргыч проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Бу исә һичшиксез муниципалитетларның инвестиция күркәмлегенә, яңа эш урыннары оештырылуга йогынты ясый. Моның дәлиле – саннар: җәлеп ителгән инвестиция күләме буенча без республика муниципалитетлары арасында 2016 елда 23нче булсак, 2017 елда алтынчы урынга күтәрелдек. Эшсезлек күләме кимү күрсәткече буенча 21нче урыннан 2нчегә күчтек.
2017 елда безнең сәнәгать предприятиеләре 22 млрд сумлык сәнәгать продукциясе җитештерде; сәнәгать продукциясе җитештерү күләме күрсәткече узган елга карата 106% диярлек тәшкил итте. “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш”, “Туймазытехуглерод”, “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы”, “БАСЭТ” җәмгыятьләре, “СОЗАиТ”, “Катыргы-кәгазь комбинаты”, “Туймазынипинефть”, “Җегетәк ит комбинаты” уңышлы эшләде. Эшчәнлектә яңа юнәлешләрне максатлы үзләштергән САВА компанияләр төркеме аеруча зур игътибарга лаек.
Тоташ алганда район биләмәсендә 22 инвестиция проекты тормышка ашырыла. Шул исәптән – “РиаПласт” һәм “Гофро-Пак” җәмгыятьләрендә, әлеге предприятиеләргә сәнәгать күләмен шактый үстерү мөмкинлеге бирә бу. “Нефтемашавтоматика” җәмгыяте исә элекке “Туймазы пыяласы” җәмгыяте биләмәсендә кызыклы инвестиция проектын тормышка ашыруны күздә тота.
Экология елында сусакла-гычның өченче чиратын төзүгә кимендә 130 миллион сум салынды. Нәтиҗәдә шәһәр һәм авылларны сыйфатлы су белән тәэмин итү күләме икеләтә артты. Моннан тыш, икенче чират каты көнкүреш калдыклары полигонының беренче каты үткәргечләр калдыкларын туплау мәйданчыгы файдалануга тапшырылды, чүпне сортларга аеру блогы төзелә. Димәк, якын арада без чүп-чарны туплап кына калмаячакбыз, аны эшкәртәчәкбез дә.
– Күптән түгел баш калкыткан тилчә казасы безнең авырлыклардан тиз арада һәм дөрес арына алуыбызны раслады. Гомумән, Туймазыда авыл хуҗалыгы тармагының уңышлары һәм киләчәге нинди?
– Чыннан да, шәһәр һәм районның барлык хезмәтләренең уртак тырыш эшчәнлеге, республика ярдәме нәтиҗәсендә килгән зыяннан тиз арада арынып, кыска гына вакытта мал санын тергезә башладык. Шунысы да мөһим – “Туймазылылар – туймазылыларга” чарасы кысаларында төбәгебездә яшәүче байтак кеше хуҗалыклары тилчәдән зыян күргән якташларыбызга шактый ярдәм күрсәтте.
Агросәнәгать тармагы күптән безнең көчле ягыбызга әверелде. Байтак еллар дәвамында районыбыз авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү күләме буенча республикада алдынгы урыннарны били. 2017 елда да тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләме гамәлдәге бәяләрдә былтыргы күрсәткечләрдән артты һәм 7,8 миллиард сум тәшкил итте.
2017 елда районның аграр тармагына юнәлтелгән инвестицияләр күләме былтыргыга чагыштырганда 126% тәшкил итте. Җитди финанс ярдәме нәтиҗәсендә «Туймазы кошчылык фабрикасы», «Нерал-Матрикс», «Куш-Бүләк» крестьян хуҗалыгы», «Панакс-Агро», «Туймазыагрогриб» җәмгыятьләре, САВА компанияләр төркеме продукция сыйфатын һәм җитештерү күләмен арттырды (яисә арттырачак).

Укуда һәм спортта алдынгы без
– 2017 елда җәмәгать тармагы кайсы ягы белән аерылып торды?
– БДИ йомгаклары буенча безнең мәктәпләрне тәмамлаучылар рус теле, җәмгыять белеме һәм информатика буенча – беренче, тарих буенча – икенче, нигез математика буенча өченче урын яулады. 57 кыз һәм егет РФнең “Укудагы аерым уңышлары өчен” медале белән бүләкләнде. Шулай итеп, мәгариф тармагында без республикада алдынгы дип исәпләнәбез.
Район биләмәсендә һөнәр белеме бирү оешмалары уңышлы эшли. Мәсәлән, Туймазы индустрия колледжы һөнәр осталыгы бәйгеләрендә катнашып һәм җиңеп кенә калмый, кызыклы программалар да тәкъдим итә. Атап әйткәндә, шәһәрнең барлык тугызынчы сыйныф укучылары да катнашкан “Мастерок” проекты.
2017 елда оешкан ял һәм савыктыруга балаларның һәм үсмерләрнең кимендә 98 проценты җәлеп ителгән; 587 күмәк-спорт чарасы узган. Шул исәптән – сигез бөтенрусия ярышы, анда кимендә 68 мең кеше катнашкан.
Үткән елда спортчыларыбыз дүрт дөнья һәм кимендә 20 бөтенрусия ярышларында бүләкләнде; биш спортчы Русиянең спорт мастеры таләпләрен үтәде, тагын бишесе билбаулы көрәш, кикбоксинг, дзюдо буенча Русиянең җыелма командасы исәбенә керде.
VI ачык республика “Дуслык биюләре” балалар халык хореографиясе фестивале, III ачык “Пропаганда.ру” агитбригадалар һәм агитация-сәнгать театрлары фестиваль-бәйгесе; якташыбыз, язучы һәм сәяхәтче Камил Җиһаншин оештырган һәм ел саен үткәрелүче “Туймазы районының яшь сәләт ияләре” район бәйгесе мөһим мәдәни вакыйгага әверелде.
– 2018 елда тагын нинди башлангычларны тормышка ашыру күздә тотыла?
– “Башкортстанның 100 еллыгына – 100 объект” проекты кысаларында Туймазыда балалар дәваханәсе төзү, Әгертамак төбәгендә Өсән елгасы аша күпер салу күздә тотыла: 2018 елда биредә – 30 миллион, 2019 елда кимендә 45 миллион акча үзләштерү күзаллана.
Мәкъсет авылында су тәэминаты системасы төзелеше дәвам итәчәк, Серафимовка, Мулла-Камыш, Самсык авылларын су белән тәэмин итүче Тукай суҗыйгычын җентекле ремонтлау мөмкинлеге карала. Эшнең фаразланган бәясе 120 миллион сум тәшкил итәчәк.
Юллар һәм яшелчә саклагычлар төзеләчәк, үзәк мәдәният һәм ял паркы биләмәсе, Яшьләр төбәгендәге парк төзекләндереләчәк. Элеккечә без “Анык эшләр” партия проектында һәм республика Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасында катнашачакбыз.
Бүгенгә ике йөзләп җәмәгать-мәдәният көнкүреш объектлары ремонтка мохтаҗ. Киләчәктә Туймазы 5нче мәктәбен, Түбән Троицкий, Серафимовка, Кандра мәктәпләрен ремонтлау күздә тотыла.
– Яңа елда район халкына нәрсә теләр идегез?
– Иң элек намуслы хезмәте белән районыбыз иминлегенә зур өлеш керткән барлык туймазылыларга рәхмәт белдерәсем килә. Яңа 2018 елның безгә яңа мөмкинлекләр ачачагына, туган төбәгебез елъязмасында якты сәхифә булып калачагына иманым камил.
Һәр гаиләгә тынычлык, иминлек, татулык телим! Йортларыгызда һәрвакыт бәхет хакимлек итсен, бала-чага тавышы яңгырап торсын. Бәйрәм белән! Яңа 2018 ел белән!
Читайте нас: