Туймазы хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
25 гыйнвар 2021, 12:31

Хәзер бәхетле бул

Тормышы елның-елында ике өлешкә бүленгән кешеләрне еш очратам мин.

Беренче өлеше “Отпускыга кадәр яшәргә”, икенчесе “Яңа елга кадәр тартырга иде” дигән шартлы өндәмә астында үтә. Аларның “бәхет кошын” эшсезлектә генә табып булачагына иманы камил. Ял төгәлләнгәч, тормышлары янә күңелсезләнә. Әмма бәхет өчен каникуллар кирәкме соң ул? Бәлки, ул бакчабызда йокыга талган кура җиләк һәм чия куак-лары арасындагы йомшак кар көртендә качып утырадыр? Бәлки, тагын да якынрактыр. Моның өчен табада акмай эретү, тәмләткечләр алу һәм берәр телеңне йотарлык ризык пешерү дә җитәдер. Бәлки, бәхет сөеклеңнең күзләрендәдер, аларга тирәнрәк багарга гына кирәктер.
Балачагым искә төште. Бәхетне үземчә аңлый идем мин. Җиде яшемдә, авылда әбидә кунакта чакта, аның яраткан чәй чынаягын ваттым. Ул чакта фарфор савыт-сабага кытлык иде. Куркуымнан пыяла ватык-ларын шкафка яшердем. Әбием аларны өч айдан соң, кунаклар килгәч кенә табып алган. Һәм дәшми генә чүп савытына ташлаган. Кайсы оныгы ватканын тикшереп тә тормаган. Шушы өч айда җәза алудан куркып яшәдем. Аннары – ирек. Бәхетме бу? Бәхетнең ниндие генә әле!
Еллар уза торды, бәхетле булу катлаулырак тоела башлады. Һәм мин, башкалар кебек үк, гомеремнең уңай кичерешләрен сортларга аера һәм, ниһаять, бәхетнең елмаеп яшәгән, вак-төякне дә зур итеп күрә, һәр көннең кадерен белгән кешеләргә килүен аңладым. Яңгыр явамы? Аның каравы, җил юк, җылы. Кар мул төшәме? Аның каравы, кыш салкын, элеккеге еллардагы кебек җепшек түгел. Моны һәркем аңлый белергә тиеш. Яллар һәм бәйрәмнәрне көтмәгез. Иртән уянуыгызга, кич кояш батканга куаныгыз һәм бәхетнең календарь көннәренә карамый киләчәгенә ышаныгыз. Әйткәндәй, ул инде бусагада. Каршы алыгыз!
i.sunhome.ru
Читайте нас: