Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Серләшик
18 сентябрь 2020, 16:05

Без – ир-егет түгел!

Борын-борын заманда хатын-кызны саклаганнар

Борын-борын заманда хатын-кызны саклаганнар. Башта әтисе һәм абыйлары канаты астында булган ул, соңрак – ире һәм уллары. Матди тәэминат, мөһим карарлар кабул итү ир-ат иңенә йөкләнгән. Хәзер хатын-кызлар тиң хокуклыкка иреште, алар өйдән читтә дә эшли, предприятиеләргә җитәкчелек итә, донорлардан бала таба. Без хәзер көчле, әмма бәхетлеме?
Минемчә, ир-атлар белән бер сафка басып, без нәфислектән колак кагабыз, ахыры. Әйе, без ныгыдык. Йомшаклык, самимилек, наз-лылык һәм итагатьлелекне ялкыткан хуҗабикә алъяпкычы белән бергә өйдә калдырырга туры килде.
Әмма без ир-атлар белән тигез түгел! Ярты ел элек кеше анатомиясен өйрәнү белән мавыктым һәм тулы ышаныч белән әйтә алам: без төрле-төрле. Хатын-кыз тәне нәфис, безнең мускуллар авыр хезмәт өчен исәпләнмәгән, чиктән тыш җаваплылык йөге астында психикага зыян килә. Ир-ат – нәтиҗә, хатын-кыз – эш барышы. Ир-кеше, холыксызланып, нәрсәнедер онытса, гүзәл зат бер ел үзен-үзе ашаячак, аннары авырып, урын өстенә калачак. Юкка гына Веда тәгълиматларында ир-егет – тотрыклы Кояш түгел. Аның гормоннары тотрыклы, зиһене ачык, карарны бер тапкыр һәм мәңгелеккә кабул итә, фәкать алга бара. Хатын-кыз галәме исә – үзгәрүчән Ай. Аның уе да тотрыклы түгел, теләкләре дә үзгәрә, гормоннары сикерә, шуның белән бергә өстенлекләр дә үзгәрә. Безнең бер үк кешегә карашыбыз да төрлечә булырга мөмкин. Без сизү-тою сәләтенә ия, илһамландырабыз һәм үзебезгә җәлеп итәбез. Әмма безгә бу гына җитми.
Без ир-атларга охшарга, зиһен ачыклыгына ия булырга, кәсептә көндәшлеккә өйрәнергә телибез. Әмма моның өчен безгә хатын-кыз табигатенә каршы барырга туры килә. Әйе, беразга үзебездә хатын-кызлыкны онытып тора алабыз без. Әмма табигать бездән көчлерәк. Хатын-кыз асылы барыбер чагылачак. Гормоннар өзеклегендә, психика тотрыксызлыгында, авырткан билләрдә, ир-атларга карата ихтирамсызлыгыбызда.
Алай ярамый, җәмәгать! Киләсе тормышта чын ир-атлар булырбыз да, бер-беребезне “асфальт урынына үтүкләрбез”. Әлегә иркен сулыш алыгыз, елмаегыз. Һәм кәнфит белән чәй эчегез.
Фото: img1.goodfon.r
Читайте нас: