Туймазы хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Серләшик
8 сентябрь 2020, 12:33

Әйдә уйныйк!

Беркайда да чыгып йөрү мөмкинлеге булмаган үз-үзеңне изоляцияләү чорында бала белән фатирда ялгызың калуның авырлыгын үз башыннан кичергәннәр генә белә

Тиктормасның күңелен күрергә, үсеше калышмасын өчен шөгыльләнергә кирәк. Моннан тыш, эш һәм көндәлек мәшәкатьләр дә бар.
Карантин режимының беренче көннәрендә бакчага бару гадәте буенча кызым иртә торды. Әнисенең өйдә булуын күреп: “Бүген дә ялмы?” – дип сөенде, өстәлдәге печеньены берәмләп ташый-ташый, җансурәт карарга ашыкты. Әнисе эшләде.
Буш вакытым чыгу белән иртәнге аш әзерләргә керештем. Әмма печенье ашап, тамагы туйган кызым солы боткасыннан баш тартты. Соңыннан ул кабат җансурәт карарга утырды һәм кыска вакыт эчендә өйнең астын-өскә китерергә өлгерде: Мамай явы үтсә дә бу кадәр булмас.
Телевизор һәм уенчыклар туйдыргач, яныма килеп, алдыма менеп утырды һәм бармагы белән клавиатурага төрткәләде. Ярамый? Әйдә уйныйк! Озакламый мине дер калтыраткан җөмләгә әйләнде бу. Балалар психологиясе буенча акыллы китап авторлары җиде яшькәчә баланың төп шөгыле уен дип бертавыштан җавап бирә. Әмма мин бераз олырак ич!
Хәл-вакыйганы яхшылап уйлап, кызымны – әлсерәткеч эшсезлектән, үземне кимерүче гаеп тойгысыннан коткарырга карар иттем. Иң элек яңа уенчыклар эшкә җигелде. Әмма яңа уенчыклар белән дә икәүләп уйнарга кирәк икән!
Бервакыт кызым мине уйлап чыгарылган чәчтарашханәсенә чакырды.
Иртән без Мойдодырлы уйнадык, бер-беребезгә прическалар ясадык, соңыннан мотлак черем итү сәгате дә булган (минем яраткан өлеш) “балалар бакчасы”н көн саен уйнарга килештек. Кайвакыт без “кунакта” иртәнге, төшке һәм кичке ашны ашадык. Аюлар һәм курчаклар белән беррәттән ботка яисә ашны ничек ашамыйсың инде. Өстәвенә, үзең пешекче дә булсаң. Шулай итеп, без чын тормышны уенга әверелдердек. Мондый ысул тормышыбызны гаять төрләндерде. Кызым әнисе игътибарына тиенде, ә әнисе тыныч кына үз эшләре белән шөгыльләнде.
Бәхеткә, 1 сентябрьдә балалар бакчалары ачылды. Белмим, сезгә ничектер, мин исә тәрбиячеләрнең авыр хезмәтен бәяләргә өлгердем. Иксез-чиксез сабырлыклары өчен рәхмәт аларга.
Фото: vk.com
Читайте нас: