Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
31 август 2020, 12:40

Балалар әтисе белән калачак

Әтисе белән калачак

– Түз, бәләкәчем. Апа укол кадагач, хәлең җиңеләер, – дип эскәмиядә утырган ир кофтага төрелгән нәниен юатты һәм баш түбәсеннән үбеп алды.
Машина килеп туктады: “Хастаханәгә!” – дип әмер бирде ул шофёрга. Алар утырып китте. Ә мин уйга калдым: сабыйның әнисе кая соң? Без бит авыр чакларда әтиләрнең мәшәкатьләрдән читләшүенә күнеккән. Баланың температурасы югары, теше чыгамы? Моның өчен әнисе бар! Шөкер, бар гаиләдә дә алай түгел икән.
Җаваплы әтиләр байтак. Бу төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләре, аларның тормышка карашлары да төрле. Бу кешеләрне бер нәрсәгә берләштерә: алар балалары тормышы белән яши. Мәсәлән, өч туймазылы – Башкортстанда яшәүче башка кешеләр исәбендә күптән түгел “Әти даны” бүләгенә лаек булган Радик Габдрәхимов, Дмитрий Прохоров, Артур Хәбировны алыйк.
Дөрес, бала тәрбияләү бары тик “хатын-кыз эше” дип исәпләгән әтиләр дә җитәрлек. Эш буенча күптәннән аралашкан танышым бар. Миңа аның төпле фикерләре ошый иде. Аралашуыбыз, бәлки, тагын да дәвам итәр иде, әмма бервакыт гайрәтемне чигергән сүз әйтеп куйды ул: “Аның күптән түгел баласы туды”. Сүз хатыны һәм улы турында бара иде. Минем карашымны күреп, ул шундук төзәтергә ашыкты: «Безнең улыбыз туды диясем килде», – диде. Әмма аның белән арытабан аралашу теләгем калмады.
Аерылышканнан соң балалар күп очракта әнисе белән кала. Әтиләр яхшы очракта якшәмбе әтисенә әверелә, начар очракта – балаларны тәрбияләргә кирәклеге турында бөтенләй онытып, илебез киңлекләрендә гаип була. Гаделме бу? Вакыт-вакыт җәмгыятебездә “аерылышканнан соң балаларны әтиләре белән калдырырга кирәк” дигән фикерләр калка. Бу тәкъдим ошый миңа. Балаларны тәрбияләүне рәсми рәвештә ир-атлар бурычы дип танырга кирәк. Аларның физик һәм матди мөмкинлекләре дә күбрәк. Бәлки, шул вакытта ашыгып өйләнешү һәм аерылышулар да азрак булыр.
Фото: www.vitbichi.by
Читайте нас: