Ялкау кеше генә бу хакта сөйләми һәм язмыйдыр. Мин дә үз фикеремне әйтергә булдым.
Мин һич кенә дә сәясәткә тыкшынырга, бәхәскә керергә теләмим. Бары тик Башкортстанда туган һәм аның барлык күркәм төбәкләрен аркылы-буй урап чыккан кеше буларак фикер йөртәм. Куштау шиханы минем өчен – изге урын. Аның турында фәкать мәхәббәт һәм соклану катыш сөйли алам.
Куштау итәгендә нибары ике ай элек булдым, Йөрәктау һәм Торатауга кадәр барып җиттем. Шиханнарның мәһабәт горурлыгы таң калдырды. Күкләргә ашкан тауларның үзенчәлеге ерактан ук күзгә ташлана. Сәяхәтчеләр Торатауны аеруча үз итә, чөнки андагы гүзәллектән аерылып булмый. Бу тауның башына менеп җитә алган иң үҗәт кешеләрне табигать гаҗәеп манзарасы белән бүләкли.
Бу таулар гаиләсендә дүртенчесе – Шахтау да булган. Әмма ул сода җитештерү корбанына әверелгән, хәзер тау урынында зур чокырлар ыржаеп тора. Бу шиханнарга кимендә 300 миллион ел һәм алар «Русиянең җиде могҗизасы» проекты шорт-исемлегенә кертелгән.
Байтак танылган кешеләр тауны яклап чыкты. Башкорт драматургы һәм язучы Зөһрә Буракаева фикеренә караганда, Куштау шиханын саклап калу Башкортстан эчендәге җәмгыятьнең таркалуына китерәчәк сәбәпләрдән арындырачак, тау үзе исә республика халкының берләшү символына әвереләчәк, тауның атамасы ук моңа ишарә итә. Куштауга бәйле вакыйгалар башкорт халкында җаваплылык һәм милли горурлык хас булуын күрсәтте.
Кальцийлы сода җитештерү буенча дөнья күләмендә танылган АКШ һәм Кытай, Башкортстан шиханнарындагы кебек, чыганак сыйфатында известь катнашмаларын кулланмый. Алар мондый биләмәләрдә милли парклар оештырган. Безгә дә алардан үрнәк алу комачауламас иде. Мөгаен, халык бердәмлеге, бу хәлгә төбәк башлыгы тәэсире, аның БСКдан акцияләрнең төп пакетын сатып алу карары шиханны җимерүдән саклар. Шул чагында безнең киләчәк буыннар алар белән Википедия аша түгел, барып таныша алачак.