Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
27 июль 2020, 19:40

Бәхетле яшәргә

Без барыбыз да бу дөньяга нәрсә өчендер яратылган.

Менә сез, мәсәлән, нәрсә өчен? Күпләп акча эшләү өчен? Ярый, күп итеп эшләдегез. Бихисап күп. Шуннан – тормыш беттеме? Юк, акча чын максатка илткән юлда корал гына ул.
Бәлки, сезнең тормыштагы төп максатыгыз – бала табудыр? Бу мөһим вакыйгага әзерлек барышында – мөгаен. Әмма, шәхес буларак, хатын-кызның төп тәгаенләнеше барыбер бала табу түгел. Кияүгә чыгу да үзмаксат түгел. Минем аңлавымча, ир ул – минем өчен беренче урында торган шәхес тренеры. Ул минем чагылыш, йомшак һәм көчле якларымны яктырта. Мин аңа көзгегә баккан кебек багам. Ирнең икенче бурычы – яклау. Мин ир хатыны, димәк, хәвеф-хәтәр янамый. Минем пар эзлисем, юлбасарлардан, ачлыктан куркасым юк. Әмма кияүгә чыкмасам дөнья бетәр идемени? Юк.
Яисә йорт салуны алыйк. Мин һәрвакыт бу йорт миңа нигә кирәк, аның төзеп беткәч нәрсә үзгәрәчәк дигән сорау бирәм. Әйе, тормыш шартларым яхшырачак, әмма шушы өйдә яшәп кенә бәхетле булачакмынмы мин? Юк, йорт миңа фәкать шәхес буларак үсешемне тизләтү өчен даирә һәм мөмкинлекләр бирәчәк.Йортта ремонт та максат түгел. Беркемне дә шаккатырасым, көнләштерәсем һәм сокландырасым килми. Мин үземә ошыйм, шул җиткән. Мөмкин кадәр азрак акча һәм нервлар сарыф итеп, үзем өчен кулай даирә булдыру – бу дөрес. Әмма соңыннан, төп максаттан читләшмичә, чисталык һәм уңайлылык саклау җиңелрәк булсын өчен генә.
Максат нинди соң? Хәзер минем аралыктагы максатым – үземне табу. Үзем белән якыннанрак танышкан саен, кешенең күпкырлылыгына, кабатланмаслыгына һәм гүзәллегенә соклануымны яшерә алмыйм! Үземә таба атлаган һәр адым саен минем тормышым бәхетлерәк.
Һәм менә мин төп максат бусагасында – үз тормышымны үземә үтү бу. “Нинди яхшы кыз” ише макталуларга алданмыйча, интекмичә, чөнки мин беләм: тормыш мәгънәсе – бәхетле яшәү. Барысы да гади.
Фото: focus.ua
Читайте нас: