Фотода бары тик бер шешә һәм өч туңдырма кәгазе иде. Әмма шулар тирәли вакыйгаларга бәя бирергә яратучылар арасында бәхәс купкан.
Барысын да сүктеләр – шәһәр хакимиятен, чүп-чардан арындыручы предприятиене, хөкүмәтне, бу чүпне калдырып киткән кешеләрне. Ә миңа фотоны төшергән кешенең карашы сәер тоелды. Әйе, бер яклап, афәрин – кемнеңдер тәртип бозуына, мәдәниятсезлегенә ишарә иткән. Әмма, икенче яклап, нишләп әле ул, дөреслек яратучы һәм җаваплы бәндә, тәртипсезлекне фотога төшергән һәм юлын дәвам иткән? Өенә кайткач, фотоны интернетка куеп, бу турыда сүз куерта башлаган. Чүп-чарны җыеп, якындагы чүп савытына илтеп салу дөресрәк булмас идеме соң? Мәсьәлә дә шунда ук хәл ителер иде.
Андый диван тән-кыйтьчеләре күбәеп китте бүген. Халык ачулы хәзер – интернеттагы һәр икенче кеше “үз фикерен тыгарга”, тискәре тойгылардан арынырга, кем беләндер ызгышырга гына тора.
Махатма Ганди бервакыт мондый сүзләр әйтә: “Әгәр дөньяны яхшы якка үзгәртергә телисең икән – үзеңнән башла. Дөньяда күрергә теләгән үзгәрешкә әверел”. Мин дә бу фикерне үз итәм һәм тормышымнан бер мисал китерергә телим. Кич саен ахирәтләрем белән маэмайларыбызны йортыбыздан ерак түгел бер агачлыкка алып чыгабыз. Шушы ук агачлыкны кәеф-сафа коручылар да үз иткән. Үзләреннән соң бер өем чүп калдыра алар. Маэмайлар белән йөрүдән хозурлык кичерү өчен бу чүп-чарны капчыкларга җыябыз һәм контейнерларга илтеп салабыз. Әлбәттә, чүп-чар мәсьәләсен тулысынча хәл итми бу. Әмма безнең “этләргә мөкиббәннәр сукмагын” тәртиптә тотарга ярдәм итә. Хәтта ял итүчеләр дә безнең тырышлыкны күреп, үзләре артыннан җыярга керешә.
Бер карасаң, бер катлаулылыгы да юк сыман – аз гына тырышлык сал һәм тирә-як яхшырачак. Әгәр шәһәребезнең һәр кешесе, өйдә утырып явыз фикерләр язасы урынга, урамда яисә подъездда бер кәгазьне булса да күтәреп чүп савытына салса, шәһәребез чистарак һәм күркәмрәк булыр иде. Без исә – игелеклерәк.