Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
13 июль 2020, 14:00

Күңел көзгесе

Ниһаять, эт һәм мәчеләрне җәфалаучыларга җәза табылачак.

Хайваннарны мыскыллаган адәм актыклары күп, аларны шул җәза биреп кенә туктатып буладыр, – дип шатланды берничә ай элек танышым. Дүрт аяклы дусларыбызга карата явыз мөнәсәбәттә булучыларга каршы юнәлтелгән закон кабул ителүне шулай хуплады ул. Аны аңларга була – чылбырыннан ычкынып, еш кына шәһәрнең шәхси йортлар төбәгенә “сәяхәткә” чыгып киткән Дружогы өчен курка ул.
Килешәм, кече дусларыбызга карата кылынган явызлык кешене бизәми. Минем өчен йорт хайваннарына карата мөнәсәбәт – шәхеснең күңел халәтен билгеләүче җиһаз ул. Әмма бу мәсьәләдә кешенең тәртибен төрле яктан карыйм мин.
Кемдер танышының песиен яраткан булып кылана, әмма йортсыз мәче яныннан тибеп үтә. Димәк, көчсез кешегә дә тибәргә мөмкин ул. Дүрт аяклы дусларны яклаучы төрле оешмалар әгъзасы, әмма үзендә бер генә сукбайны да сыендырырга әзер түгел. Димәк, минем алда – кемнеңдер ышыгында бер мәшәкатьсез көн күрүчеләр.
Әмма, минемчә, хайваннарны кимсетүче явызларга гына түгел, йорт хайваны алып, аннары урамга чыгарып ташлаучыларга да җәза бирергә кирәк.
Байтак ата-ана психолог-лар киңәше буенча баласы өчен йорт хайваны сатып ала. Балаларын һәрьяклап үстерергә тырышып, әти-әниләр кош базарларына яисә зоокибетләргә йөгерә. Әмма вакыт уза, бала үсә, хайваннардан ялка алар. Һәм кайбер өлкәннәр йорт хайванын урамга чыгарып ташлый. Моны күргән балалар нәтиҗә ясый: баксаң, ялкыткан хайванны үз тормышыңнан сызып ташларга да була икән ич. Үсеп җиткән балагыз ярдәмгә мохтаҗ якыннарына карата шундый ук мөнәсәбәттә булыр дип уйламыйсызмы шул чакта?
Дәүләт думасының экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты башлыгы Владимир Бурматовның тәкъдиме шуңа шатландырды да инде. Ул йорт хайваннарын урамга чыгарып ташлаучыларга карата штраф куллану тәкъдимен кертте. Минемчә, яңалык хайваннарны яклау чарасы гына түгел, кешене тәрбияләү ысулы да.
Читайте нас: