Гадәттә моның ише сүз боткасында тукталырга тырышмыйм, әмма бу юлы бәхәс нигезен игелек төшенчәсе тәшкил итте.
Ханым вә туташлар кайсы кылык-гамәлне чын-чынлап игелек дип атау турында сүз куертты. Ихлас һәм чын күңелдән кылынган игелек һәрвакыт лаек бәяләнәме? Дөньядагы бар нәрсә кебек, игелек – ике башлы таяк, кайчак аның бер башы игелек кылучының үзенә каты төшә. Мәсәлән, дип яза әңгәмәдә катнашучыларның берсе, кибеттә бала үкереп елый. Шоколад ашыйсы килә. Башка сатып алучылар сабыйның әнисенә сынаулы караш ташлый, сатучылар үзара пышылдаша. Шулчак бер ханым, тылсымчы кебек очып килеп, сабыйга теләгән тәмлекәчне суза. Күз яшьләре шундук кибә, күзәтеп торучылар елмая, кибет тынып кала. Әнисеннән кала, барысы да канәгать. Аллергиядән интеккән баланың төн буе кычынып чыгачагын, йокы күрмәячәген аңлап, әни кешенең явыз карашы шоколад бүләк итүчене өтеп ала. Үзенең кылык-гамәленнән канәгать ханым, ул-бу сизенеп, шундук кибеттән чыгып ычкына. Игелек кылам дип, һәрвакыттагыча килеп чыкты, ахыры.
Икенчесе үзен игелекле санап, эш-гамәлләрен санап китә: әбине юл аша чыгарган, йөкле хатынга сумкасын күтәрешеп барган. Әмма ул да уңмады. Башка катнашучылар фикеренә караганда, кылган игелек-изгелекләрең турында почмак саен лаф ору зарур түгел. Игелек кыл да суга сал, диләрме әле?
Моннан тыш, тик кенә торсаң тагын да хәерлерәк булып чыкты. Күрше хатыны подъездда эт-мәчеләрне ашата. Йортсыз хайваннар турында хәстәрлек күрүдән дә игелеклерәк ни бар инде, югыйсә. Тик икенче күршесенә бу игелек ошамый. Мәчене кызганасыңмы – керт йортыңа! Унны асра, булдыралсаң. Иң мөһиме подъезд сасытып ятмасыннар.
Димәк, тирә-яктагыларга ярдәм итмичә, үзеңне генә уйлап, игелек кылмау яхшырак булып чыгамени инде? Игелекләр белән түшәлгән юлның кая баруы һәркемгә мәгълүм. Лаек бәяләнмәсә дә, игелек кылырга кирәк. Әллә инде кылмаскамы?