Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
22 июнь 2020, 14:10

Хыял диңгезендә йөзегез

Гадәттә кешеләр йокы алдыннан хыялланырга ярата.

Мин исә башымны мендәргә терәү белән шундук йоклап китәргә тырышам. Хыялланырга иртәләрем бар минем.
Уянгач, күзләремне дә ачмыйча, уйларым белән киләчәк йортыбызга ашыгам. Әйе, мин ерак илләр, яңа күлмәк яисә алтын турында хыялланмыйм. Дөресен әйткәндә, өй турында да түгел. Мин иртән уйларымда яшим анда. Озынча түгәрәк көзге эленеп торган алгы бүлмәгә керәм, идәндә шундый ук озынча палас, кунак бүлмәсендә диван аркасын сыйпап үтәм, зур өстәлдәге вазага чәчәк утыртам. Аннары кухнядагы суыткычка күз салам, йокы бүлмәсенә күтәреләм – һәм менә мин икенче каттагы балконда басып торам. Шундый һәр сәяхәттән соң йортның нинди булырга тиешлеге ачыг-рак күзаллана, өлешләр, төсләр барлыкка килә. Мондый медитация 10 минут дәвам итә, шатлыгы исә озын көн буена җитә.
Тыштан йортыбыз нинди буласын аңламыйм әле. Алгы якны ничек эшлисе һәм нинди төзелеш чималлары таләп ителүе турында ирем баш вата. Мин исә эчтә «йөрим», мебель урнаштырам. Сезгә дә киңәш итәм – хыялланыгыз һәм шуңа шатланыгыз. Хыялыгызны башыгызда йөртегез, аны баетыгыз. Шулай булганда гына аларны тормышка ашыру җиңеләячәк.
Быел төзелешне башлый да алмабыз әле, бәлки. Киләсе елга тотынырбыз дип ышанам. Әмма уйларымны хәзер үк тормышка ашыралмау хыялланырга комачауламый миңа. Өстәвенә, иманым камил – хыялым мотлак тормышка ашачак. Җир биләмәсе сатып алырга карар иткәндә акчабыз бөтенләй юк иде. Әмма карарыбыз ныклы иде, һәм… ни гаҗәп, тәүлек эчендә тиешле акчаны таптык. Хәзер йортыбызны да шундый могҗиза ярдәмендә тиз генә төзербез, дип өметләнәм.
Әлегә көтеп газапланмыйм, хыял диңгезендә йөзәм. Һәм һәр иртәне шатланып каршы алам.
Фото: i.sunhome.ru
Читайте нас: