Бу минем дә бәйрәмем, хәтта юбилей, чөнки мин егерменче тапкыр кан тапшырдым.
Кан тапшыру үзәгенә беренче тапкыр шактый җитлегеп килеп эләктем. Анда бару теләге бер уйламаган җирдән барлыкка килде – ахирәтләрем тәкъдим итте. Ул вакытта үземне сынап карыйсы килде – куркырмынмы, юкмы. Башта чыннан да куркыныч иде. Ни дисәң дә, ярты литр каныңны алачаклар ич. Әмма процедура авырттырмады һәм стериль булды, соңыннан бераз баш кына әйләнде.
Өйгә кайткач, башкарган эшем турында уйланып йөрдем. Шул чак бер уй туды: бәлки, мин кемгәдер савыгырга өмет биргәнмендер яисә кемнеңдер гомерен саклап калганмындыр. Бу уй башымда озак әйләнде, үзем өчен горурлык хисе дә кичердем хәтта. Соңыннан исә кан бирергә тагын бер барачагымны аңладым.
Андый “тагын бер”ләр тормышымда байтак булды. Югыйсә, кан тапшыру рухи канәгатьлек белән генә чикләнми. Кан тапшырган өчен кешегә түләүле ике көн ял каралган: берсен шул ук көнне, икенчесен башка көнне алырга була. Өстәвенә, бу процедура алдыннан сезне терапевт карый, гемоглобин һәм холестерин күләмен тикшерә. Сез никадәр сәламәт булуыгызны ачыклаучы үзенә күрә кечкенә медицина тикшерүе үтәсез. Шунысына да игътибар иттем, кан тапшыра башлау белән баш авыртуларым кимеде.
Кайбер дусларым аптырый: «Нигә кирәк инде ул сиңа?» – ди. Кемдер исә бөтенләй куркытырга тырыша – имеш, иртә картаячакмын. Җавап урынына бары тик елмаеп кына куям. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, соңыннан кеше үзен бик яхшы хис итә. Сезгә дә киңәш итәм!
Бер генә тискәре ягы бар – Туймазыда кан тапшыру үзәге юк, Октябрьскийга барырга кирәк.
Хыялым – Русиянең мактаулы доноры булу. Моның өчен канны 40 тапкыр яисә кан өлешләрен 60 тапкыр тапшырырга кирәк. Берәр вакыт моңа ирешермен дип ышанам.