Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
8 июнь 2020, 13:30

Әби-бабай назын кызганмый

Әнием югары уку йортында имтихан тапшырып йөргәндә, мине әбием тәрбияләде.

Тормышымдагы иң яхшы көннәр иде бу. Өйгә кайткач исә, үзаллы киенәлмәвем өчен әнием арт ягыма берне чәпәп алды. Бу сабакны шундук үзләштердем.
Әни минем белән дуслашырга, демократия уйнарга җыенмады, шундук дәлилле ызгышка күчте. Әтием исә берничә “икеле”дән соң каеш белән сәләтләремә карата ышанычымны үстерде. Бүген моның өчен сөенеп бетәлмим. Чөнки армиягә кадәр үк үз-үземне хезмәтләндерергә өйрәндем, булачак тормыш иптәшемдә пешекче, тегүче, администратор вазифаларын барламадым.
Балачактан ук үз мәшә-катьләрен үзләре хәл иткән ир-егетләрне ихтирам итәм. Ватылган урындыкны төзәтә, пычак үткерли, оекбашларын ямый, савыт-саба юа, бәрәңге утырта белә алар. Гадәттә, бу егетләрне әбиләреннән вакытында аерганнар. Бернәрсә дә эшләргә теләмәгән, һәр ихтыяҗы канәгатьләндерелгән утраудан йолып алынганнар.
Әби-бабасында бер ике ай торып кайткан балаларны чын тормышка кайтару авыр. Кечкенә сүлпәнне үзгәртү – бу ызгышка әниләр бик сирәк бара. Әтиләр исә бөтенләй баш тарта, яисә аларга моны эшләргә бирмиләр. Тагын бер төре – алар үзләре дә әни һәм әби кулында үскән.
Кайбер әти-әниләр бала-ларының артык очындырылган булып үсүен сизми дә кала. Андый балалар турында сыйныф җитәкчеләре болай ди: “Уф, боларны әбиләре тәрбияли, монда барысы да катлаулы”.
Мәктәптә эшләгән вакытта мондый балалар да очрады. Гадәттә аларның әтиләре – төрмәдә утыра яисә качып йөри (яисә читтә эшкә киткән, көн-төн компьютерда утыра...), әниләре исә һөнәр баскычы буйлап үрмәли яисә яңа тормыш юлдашы эзли. Нәтиҗәдә балалар “өлкән буын” кулына килеп эләгә һәм әби-бабайны үз кубызына биетә. Кечкенә кешене файдалы “күнектереп” булмый башлый. Картәниләр якларга гына тора һәм җил-яңгыр тидерми. Балага исә – әти-әни кирәк, шул исәптән җәмгыятьтә урнашкан күнекмәләрне үзләштерү өчен дә. Бу иң элек баланың үзе өчен мөһим. Шулай булмаса, җәмгыять аларны бик тиз урынына утыртачак, бу исә бер дә күңелле булмаячак.
Фото: www.province.ru
Читайте нас: