Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
27 Май 2020, 14:30

Тизрәк мәктәпкә барасы иде!

Коронавирус эпидемиясе байтак мәшәкать тудырды.

Гаиләләрендә укучы балалар тәрбияләнгән күпчелек ата-ана өчен авыр заманнар җитте. Мин мәктәпне өченчегә тәмамлыйм инде: башта үзем белем эстәдем, аннары улым укыды, хәзер фән тауларын җиденчедәге кызым белән яулыйбыз. Ни генә булмады шушы дәвердә – яңа укыту прог-раммалары да, инновация тәҗрибәләре дә, фән-тикшеренү эшләре дә... Әмма читтән торып укыту ише кыенлыкка беренче тапкыр тарыдык.
Бер катлаулылыгы да юк кебек югыйсә – компьютер булу, интернетка тоташу, биремнәр өчен электрон почта таләп ителә. Әмма күпчелек гаиләләрдә юк ич бу. Аннары бар кеше дә компьютер белеме белән мактана алмый. Шул сәбәпле тәүге мәлдә сыйныф чатлары ата-аналар хәбәреннән шартлар дәрәҗәгә җитте, һәркем үз мәшәкатен бәян итте: я интернет аксый, я биремнәр вакытында килми, я билге куймыйлар.
Мәктәптә укыган балалары булган ахирәтләремнең дә, минем дә өй эшләреннән чәчләр үрә тора иде кайвакыт. Физкультурадан биремне ничек инде теориядә үтәргә яки компьютерда пейзаж төшерергә була? Укытучы аңлатмыйча, физиканы, геометрия һәм алгебраны ничек өйрәнәсең?
Тора-бара читтән торып укыту эшчәнлеге көйләнде. Әмма яңа мәшәкать барлыкка килде. Баксаң, байтак биремнәргә җавапны интернеттан табарга була икән, башны артык эшләтеп утырасы да юк. Нәтиҗәдә икеле һәм өчле капчыклары бишлегә укый башлады.
Читтән торып укыту кимчелекләрен байтак тасвирлап язарга була. Шунысы сөендерә: читтән торып белем алу күпчелек ата-ана һәм укучының укытучы эшенә мөнәсәбәтен үзгәртте. Хәзер мәктәптә уку турында алар фәкать уңай фикердә һәм, сабырсызланып, туган мәктәпләренә кайтуын көтә.
Күршедә яшәгән һәм укырга яратмаган икенче сыйныф укучысының сүзләре истә калды минем: “Мәктәпне ачсалар, беренче барып утырачакмын. Бөтен укытучыларны кочак-лаячакмын”, – диде ул.
Фото: 32.ufa-lib.ru
Читайте нас: