Акыл утырткан һәр кеше гомерендә бер тапкыр булса да бу сүзләрне әйтми калмыйдыр. Бигрәк тә Даниэль Дефоның “Робинзон Крузо” китабын укыганнар.
Уч төбедәй коры җирдә үз-үзен изоляцияләгән бәндәнең бәхетенә барысы да диярлек көнләште. Безне шикләндергән бердәнбер нәрсә – азык табу иде. Менә хәзер үзебез шул кеше аягы басмаган утрауга килеп чыктык: беркем килми, беркая бармыйбыз, азык – суыткыч, чолан тулы. Кешеләрдән – ирең яки хатының сыйфатында үз “Пятница”ларың гына. Яшә, сөен. Әмма күпләребез мондый утрауга риза түгел.
– Азык-төлек артыннан кибеткә үземнең йөрисем килә! – дип ду килә кибеттә сатучының дәгъвасына каршы бер карчык.
Кассада утырган ханым, ирекле ярдәмчеләр аңа азык-төлекне өенә китереп бирсен өчен, олы яшьтәге кешенең адресын сораган булган икән. Әби бу ярдәмнән катгый баш тарткан.
– Авыру йоктыруыгыз ихтимал ич, – дип кыз карчыкны урынына утыртырга тырышты.
– Йокмаса тагын! Кеше арасында үләрмен, ичмасам. Бабай белән дүрт стена арасында утырып, кыргыйланып беттек, – дип үз сүзендә торды ул.
Кайбер гаиләләрдә законлы рәвештә иреккә чыгу өчен чүпне икегә бүлә башлаганнар хәтта – контейнер мәйданчыгына кадәр чыгып керү хокукыннан барлык гаилә әгъзалары да файдалана алсын өчен.
Моның ише тапкырлык алымнары безнең күбебезгә кеше аягы басмаган утрауның бер кирәге дә булмавын күрсәтә. Күршеләргә, автобустагы юлдашларга, хезмәттәшләргә, туганнарга ничек кенә ачу килмәсен, без алардан башка кыргыйга әвереләбез, тормыш ямен тоймыйбыз.
Эпидемия иртәме-соңмы тәмамланачак. Бу чорны сабыр гына үткәреп җибәрергә кирәк. Аннары – үз-үзеңне изоляцияләү чорындагы күңелсез мизгелләрне ешрак искә төшерергә. Бу хәл-вакыйгалардан соң башка кеше аягы басмаган утрауга китү ише барлы-юклы уйлар кермәс, бәлки. Кем әйтмешли, беләбез – баштан үткән.