Соңгы арада пандемиягә бәйле сәбәпләр нәтиҗәсендә тормышыбыз акрынайган кебек тоела миңа. Сезгә дә шулаймы ул? Кемдер: «Предприятиеләр туктап калды, “коронавирус”тан башка яңалык бармени», – дияр. Тормышмени бу?
Бәлки, нәкъ шушы ТОРМЫШНЫҢ үзедер дә. Чып-чыны, ыгы-зыгысыз, беркемгә дә кирәкмәгән артык хәрәкәт-гамәлләрсез. Әмма бу уйлап табылмаган зарурлык. Кайвакыт вирус безгә сынау рәвешендә генә түгел, кисәтү буларак та җибәрелгәндер дигән уйлар килә башка: күзне тондырып чапмаска, туктап калып, тирә-якка күз салырга кирәк. Янәшәдәге кешеләргә игътибар белән карагыз. Бу вакытлыча авырлыкны алар ничек кичерә икән – куаклар артында качып утырамы, әллә алгы сызыктамы?
Иманым камил: журналистларның эше кимемәде. Киресенчә. Безнең дә мондый шартларда беренче тапкыр гына эшләвебез. Һәм бурычыбыз – мәгълүмат бирү, кисәтү, аңлату. Бүген байтак кеше каушап калган, курку кичерә. Алар, редакциягә шалтыратып, бу бәладән саклану чараларын аңлатуны үтенә. Кайчан тәмамланасын һәм тормыш кайчан кабат үз агымына кайтасын беләселәре килә. Җавап бирергә икеләнәм, чөнки барысы да элеккечә булуга ышанычым юк. Нәрсәдер бик нык үзгәрәчәк – ихтимал тискәре якка түгел.
Карантин режимы кертелүдән канәгатьсезлек белдергән кешеләр аптырата мине. Тормышлары шулкадәр буш микәнни? Бу очракта үз-үзеңне генә кайгыртуны онытып, өйдә генә калуың хәерле. Инде бер дә түзәрлек булмаса, ирекле ярдәмче булырга һәм тормыш бөтенләй чыгырдан чыкмасын өчен кулыңнан килгәннең барысын да эшләргә кирәк.
Шул ук вакытта бу сынаулар безнең мин-минлекне, чын йөзебезне ача. Кем тарафыннан җибәрелгән алар – Аллаһы Тәгаләдәнме, табигатьтәнме – миңа билгесез. Монысы инде мөһим түгел.
Иң кирәкле дару – ул без үзебез, барлык авыруларны да җиңәрлек хис-тойгыларыбыз, рухи көчебез. Шунысын аңлау мөһим. Хәзер иң нәтиҗәлесе – кеше булып калу.