Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Серләшик
13 апрель 2020, 13:20

Читтән торып эшләү – аралашу өчен вакыт

Җәмәгать челтәрләрендә дусларымнан сораштырырга булдым: “Карантинда яшәү, читтән торып эшләү ошыймы?”

«Балалар йөргән түгәрәкләр ябылды, өйдә нибары ике ноутбук. Аларны бүлешәбез, әрләшәбез. Торак бәләкәй. Телефон аша рекламага заказ кабул итәм – иремә комачаулыйм. Ул проектчы. Бүген ызгыштык һәм төшке аш вакытында бер-беребез белән сөйләшмәдек», – дип яза таныш ханым.
«Сигез яшьлек кызыбыз берничә ел бию белән шөгыльләнә. Ансыз бер минут та торалмый. Бию түгәрәгенә йөргәндә без аның өчен бу шөгыльнең шулкадәр мөһим булуын аңламаганбыз. Хәзер ул өйдә, иртәннән кичкә кадәр репетиция ясый, фатирның астын-өскә әйләндерә. Ирем укытучы, ул да читтән торып эшли. Көне буе кызыбыз белән тарткалаша – ул аңа эшләргә ирек бирми, янәсе!»
«Хатын белән кимендә өч көн бер фатирда бергә тору гаугага китерә, – ди өченче танышым. – Бер дә юкка ачулану, үпкәләү башланды. Башка бүлмәгә кереп качарга туры килде – әлегә оборона тотам».
Нәрсә дип әйтәсең инде? Мин тормыш иптәшем белән бер оешмада эшлим, бер кабинетта утырам. Дусларымның бу сүзләре чын-чынлап гаҗәпләндерә мине.
Аллага шөкер, бер мине генә түгел икән. Менә бер танышым яза:
– Иремнең ресторанында бухгалтер булып эшлим. Көн озыны офиста аның белән аралашам. Әти-әниләр олы яшьтә, каникул чорында балаларны да эшкә алып киләбез. Тату яшибез. Бала-чага алдында тиргәшеп булмый. Кызым сәнгать мәктәбендә читтән торып шөгыльләнә. Өлкәне әтисенә ярдәмләшә, меню төзи, салатлар әзерли.
Кайберәүләр өчен ябык даирәдә гаилә белән мәҗ-бүри аралашу авыр сынауга әверелде, бәгъзеләренә бергә булу, бер-берсен ишетү, гаджетлардан аерылып тору мөмкинлеге бүләк итте. Кемдер: “Әйдәгез пилмән ясыйк яки “Монополия” уйныйк яисә балконны җыештырыйк, анда спорт залы җиһазлыйк”, – дип әйтергә тиеш.
Аралашу вакыты җитте, аны кем ничек сарыф итәчәк – һәркемнең үз эше.
Читайте нас: