Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
16 март 2020, 15:00

Стенадагы сәнгать

Бер көнне кызымны йокларга яткырып йөрим. Әкият укылган. Җыр башкарылган. Сабыемның өстенә юрган ябам, маңгаеннан үбеп алам.

Бер көнне кызымны йокларга яткырып йөрим. Әкият укылган. Җыр башкарылган. Сабыемның өстенә юрган ябам, маңгаеннан үбеп алам. Утны сүндерү өчен кулымны сузуым булды, стенадагы күптән түгел пәйда булган сәнгать әсәрен күреп калдым. Яңа обойда, җитмәсә! Рәсемнәрне кем төшерүендә шик юк – дүрт яшьлек рәссамның кулын меңнәр арасыннан да таныячакмын.Тирән итеп сулыш алам һәм ачудан: “Кем төшергән моны?”, “Ни өчен?” – ише мәгънәсез сораулар яудырырга җыенам. Әмма туктап калам.
Балалар психологиясе буенча китаплар укыдым мин, балага, аеруча йокы алдыннан, кычкырырга ярамаганлыгын беләм. Шуңа өстәп, бу эшен начар ният белән башкармаган бит ул. Эчемнән генә унга кадәр саныйм һәм рәсемнәрнең кызымның бүл-мәсенә килешмәвен, иртәгә без аны бетереп карарбыз дип аңлатам. Кызым гаебен таный һәм, ризалыгын белдереп, баш кага.
Ачуым бераз басылгач, уйлап куям – еш кына без, әти-әниләр, үзебез дә теләмичә, баланың яңа ачылып килгән сәләтенә нокта куябыз. “Артык кычкырып җырлама”, “Туктат инде шул гитара чиртүеңне”, “Йөгермә”, “Пластилинны диванга сылама” – бу сүзләрне бик озак дәвам итәргә була. Ә соңыннан үсеп җиткән балаларыбыз бернәрсә белән дә кызыксынмый, бернәрсә теләми дип аптырыйбыз. Бәлки, балаларның шуклык-ларына бармак аша карарга кирәктер?
Альбомга рәсем төшерү күңелсез. Сабыйның хыялындагы дөньяны сыйдыру өчен бик бәләкәй ул. Дөрес, кызымның рәсемнәре әле борынгы кешеләрнең таш кыядагы язуларын хәтерләтә. Әмма яңалык өйрәнеп, куелган кысалардан чыгып, бала дөньяны өйрәнүнең яңа дәрәҗәсенә күтәрелә. Бу исә җанлы акыл турында сөйли.
Стивен Кинг балачагында стенага кетчуп белән рәсем төшерергә яраткан диләр. Аның әнисе көн саен кетчуп сатып алган, малайның иҗади адымнарын туктатырга теләмәгән. Дөресен әйтәм, ул хатынның түземлегенә көнләшеп куям.
Аңардан үрнәк алып, обойның калган өлешләрен чиста ягы белән баланың буе җитәрлек итеп стенага беркеттем. Менә, иксез-чиксез хыял өчен киндер әзер! Яшь рәссамның дөньясы чагу төсләр белән балкысын өчен төсле каләмнәрне күбрәк сатып алдык. Һәм стеналарда башкача беркайчан да сурәт төшермәячәк дип вәгъдә иттердек.
redsol.ru фотосы.
Читайте нас: