Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
7 март 2020, 11:25

Сак булыгыз – 8 Март!

Истәлекле вакыйга алдыннан ир-егетләр исеменнән бераз сукранып алырга булдым.

Истәлекле вакыйга алдыннан ир-егетләр исеменнән бераз сукранып алырга булдым.
Без, русиялеләр, тормышыбызны катлауландырырга яратабыз. Илебездә йөзләрчә еллар дәвамында бөтен дөнья тарафыннан билгеләнгән даими бәйрәмнәр яшәп килә: Яңа ел, Татьяна көне, Халык бердәмлеге көне, Раштуа, Корбан гаете... Алар төрле яшьтәге һәм җенестәге кешеләрне, күп очракта төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә. Шатланып яшә дә бит! Юк инде: кайсыдыр мизгелдә халык кызып китеп тәкъдим керткән: әйдәгез әле, янә бер-ике бәйрәм уйлап табыйк – ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен, мәсәлән. Шулай итеп календарьда 23 февраль һәм 8 март барлыкка килгән.
Шуннан киткән инде! Бу бәйрәмнәр алдыннан цехларда һәм офисларда эш туктала, кешеләрнең башында исә бер генә уй – бу вакыйгаларны ничек истә калырлык итеп билгеләргә? Өстәвенә: “Ир-атларга нәрсә бүләк итәргә һәм хатын-кызларга нинди бүләккә исәп тотарга?” – дигән сорау шундук хәл ителә. Безгә гадәттә оек, дезодорант һәм кырыну өчен күбек бүләк итәләр, чөнки Ватанны сак-лаучы аягын җылыда тотарга, даими кырынырга һәм аңардан хуш ис аңкып торырга тиеш.
Гүзәл зат вәкилләре моңа гына риза түгел. Гадәт буенча без аларга “чәчәк-кәнфит-ислемай” ишене бүләк итәргә маташабыз. Әмма күптән түгел “Яңалыклар” мәгълүмат агентлыгы үткәргән фикер ачыклау аларның бөтенләй икенче нәрсәләр көтүен күрсәтте: кыйммәтле бизәнгечләр, гаджет һәм җылы илләргә юлламалар бу.
Без исә, ничек кенә мыгырдасак та, боларны шатланып бүләк итәбез. Чөнки хатыннарсыз, әни, әбиләрсез һәм кызларсыз тормышның мәгънәсе юк. Нәрсәгә генә тотынмыйк, ниләргә генә ирешмик – барысы да сезнең өчен.
Шушы гаҗәеп бәйрәм алдыннан мин сезгә сәламәтлек һәм озын гомер теләмим – бу сүзләрне күпләр әйтәчәк. Мин сезгә һәрвакыт көчсез зат булып калуыгызны телим. Күпчелек ир-атка амазонкалар түгел, назлы, хәстәрлекле затлар ошый. Хатын-кызның көче – көчсезлектә. Нәкъ шуның өчен яратабыз без сезне. Бәйрәм белән сезне, кадерле һәм яраткан якташларыбыз!
Фото i.mycdn.me
Читайте нас: