Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
2 март 2020, 16:25

Мәйданчык өчен алыш

Күптән түгел йорт янындагы машина калдыру мәйданчыгын бүлешә алмаган ике ирнең ызгышына шаһит булдым.

Күптән түгел йорт янындагы машина калдыру мәйданчыгын бүлешә алмаган ике ирнең ызгышына шаһит булдым. Башта төрле дәлилләр китереп, һәркайсы үзенең хаклыгын раслады, аннары ачы сүгенү ишетелде һәм йодрыклар эшкә кереште. Беркем дә бернәрсә дә раслый алмады. Һәркайсы кара янган, күгәргән урыннарга һәм начар кәефкә тиенде.
Моның ише машина калдыру урыны өчен алышларны барыгызның да күргәне бардыр. Бәгъзеләрегез үзе дә катнашкандыр, мөгаен. Чөнки бүген һәр гаиләдә автомобиль бар, берәү генә дә түгел әле. Димәк, гади биш катлы йорт янында йөзләп машина калдырыла. Әмма совет заманында ук төзелгән йорт аллары бик бәләкәй, шулкадәр машинага исәпләнмәгән. Хәер, тәҗрибәдән күренүенчә, яңа төзелгән йорт алларында да мәшәкать җитәрлек: йорт яны биләмәләре бервакытта да ахыргача уйлап җиткерелми.
Гадәти күренеш: йорт янына килеп туктыйсың, машинаны калдырырга урын юк. Шуңа күрә автомобиль хуҗалары ни генә кыланмый: машинаны тротуарга, чирәмгә, подъезд төбенә мендереп куя. Кайвакыт моннан бишек тарткан әни үтәлерме, яки күршенең автосы чыгалырмы дип уйлаган кеше дә юк. Ихаталар аркылы-торкылы, бер-берсенә терәп диярлек куелган машиналар белән тула. Китә низаг.
Бу мәсьәлә безнең шәһәрдә генә түгел, бөтен илдә күмәк төс ала. Әйе, йортта яшәүче һәркемнең ишегалдында урын биләргә хакы бар. Әмма шул ук вакытта безнең илдә җирнең – уртак һәм һәркемнең кайда теләсә шунда автомобилен калдыру хокукына ия булуын онытырга ярамый. Әлбәттә, кагыйдәдән тайпылмыйча. Киләчәктә бу мәсьәләне хәл итәчәк законнар барлыкка киләчәгенә ышанам. Әлегә исә әдәп саклап, һәр очракта кеше булып калырга кирәк.
Андрей Лашков фотосы.
Читайте нас: