Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
13 февраль 2020, 13:55

Койрыклы Купидон

Бер танышу кыйссасы

Туташ
«Янә шушы юләрләр бәйрәме – Гашыйклар көне. Шәһәр кабат бәхетле парлар, кәгазь йөрәкләр, шар һәм чәчәкләр белән тулачак. Әйтерсең елның башка көннәрендә мәхәббәт юк», – дип уйлады Лилия, 14 февраль алдыннан эштән кайтышлый. Аңа озакламый 30, әмма бер генә җитди мөнәсәбәте дә булмады диярлек. Чираттагы тапкыр батыраеп, “миңа язганы түгел” турындагы кыйссасын тыңлаган ахирәтләре, “ялгызым да бик яхшы яшим” дигән сүзләреннән аны кызганып елмайды.
Җитмәсә, әнисе очраган саен кызының көнне кем белән үткәрүен төпченергә яратты. Бер ялгызы икәнен белгәч, авыр сулап куйды. Лилия аның авыр сулавын ишетеп торды. Юк инде, бу юлы алай булмаячак. Иртәгә ул саф намус белән әнисенә башкача ялгыз түгеллеген хәбәр итәчәк.
Тәвәккәллеген җыеп, уйланганны тормышка ашырырга тотынды һәм, үзенә туры килгән кандидат эзләп, Лилия ярты көнен интернетта үткәрде. Тапты! Эш сәгатенең тәмамлануын чак көтеп алып, кибетләргә юл тотты. Бар кирәк-ярагын алгач, сәхифәдә күрсәтелгән адрес буенча китте.
Лилия беренче караштан ук аңлады. Зур күзле кечкенә җирән малай, койрыгын кысып, туп-туры аның күзенә карады һәм мыяулап куйды.
Йомгакны кочаклап, Лилия машинасына чыгып утырды. Бер кулы белән рульгә тотынып, икенчесе белән мәче баласын кысып, кузгалып китте. Таныш булмаган тавышлар һәм исләрдән кобарасы очкан йомшаккай ычкынырга тырышты. Алдан барган машина кинәт туктады. Аңа килеп төртелмәс өчен, Лилия ике кулы белән рульгә тотынды һәм юл читенә чыгарга мәҗбүр булды. Бу мизгелдә мәче баласы аның тезеннән сикереп төште.
Ир-егет
Кичләрен таксист булып эшлим. Өйдә ялгызыма күңелсез, 14 февральдә исә дусларым барысы да хатыннары, сөйгән ярлары янында. Бу көнне дә эшкә чыктым, бәхетле парларны рестораннарга, клубларга ташыдым. Төнге сәгать берләргә мөрҗәгатьләр кимеде. Кайтып ятарга җыенганда гына диспетчердан шофёрлар арасында машина корылышын яхшы белгәннәр юкмы дигән хәбәр килде. Бер кызга ярдәм кирәк икән. Килеп җиттем, мөлаем кыз басып тора, өшегән, калтырый. Машинасы эченә мәче баласы кереп качкан икән. Качты дип уйладым, ди ул башта. Берничә сәгать йортлар арасыннан эзләгән, бар тишекне карап чыккан. Соңыннан җиһазлар панеле астында әкрен генә чиелдаган тавыш килгән. Машинаны кабызырга шөрләгән – мәче баласын ток сугыр дип курыккан, чакырып чыгарырга тырышкан. Мәченең кайда качканын анык кына белеп булмый иде, шуңа күрә панельне өлешләп сүтә башладым. Бер сәгатьләп диярлек маташтык, ниһаять мин кечкенә шайтан баласын күреп калдым. Соңгы шөрепне борганда, чәй эчеп чыгарга тәкъдим итте. Ризалаштым.
Менә ике ел бергә инде без. Мәчебез дә безнең белән, әлбәттә. Әйткәндәй, аңа Купидон дип исем куштык.
Читайте нас: