Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Серләшик
3 Февраля 2020, 08:20

Кияүгә чыгасым килә!

Шушы көннәрдә кызым кияүгә чыгачагын әйтеп салды

Шушы көннәрдә кызым кияүгә чыгачагын әйтеп салды. Өстемә салкын су койдылармыни – бу яңалык көтмәгәндә яңгырады. Шулай булмыйни, “кәләш”кә әле нибары дүрт яшь ич. Гаҗәпләнүемне сиздермичә, кызымны алдыма алып утырдым да булачак кияү турында сораштыра башладым.
Бу бәхетле кеше балалар бакчасына бер төркемгә йөргән малай булып чыкты. Какча гына, бәләкәй малайны күз алдына китердем, ул бакчага көн дә яңа уенчык белән килә. Тышкы кыяфәтендә дә, холкында да әллә ни ис китәрлек җире юк сыман. Әмма кызыма “кияү”нең башкалардан бер ягы белән дә аерылмаганын әйтеп булмый бит инде. Шуңа күрә, илһамланып, ни өчен нәкъ аны сайлавын сораштыра башладым. Күзләре очкынланып янган кызым аңарда “Собачий патруль”дән барлык каһарманнар булуы, һәм ул аңа алар белән уйнарга рөхсәт итүе турында сөйләде.
Авыр суладым – бәхет һәм бәйлелек өчен гүзәл затка бик аз кирәк икән ләбаса. Һәм уйга калдым. 15-20 ел вакыт үтәр, һәм бу мизгел чыннан да килер. Кызыма дәгъва иткән яшь кеше пәйда булыр, һәм ул аңа ярату тулы күзләре белән сөеп багар. Көнләшүдән йөрәгем сыкрап куйды – бервакыт ул фәкать минеке булудан туктаячак. Төнлә минем яныма килеп, йомарланып ятып йокламаячак. Авырттырган тезенә өрүемне үтенмәячәк. Әнисенең бар нәрсәне дә белгәненә иманы камил булмаячак.
Һәр әни баласының бәхетле булуын тели. Мин дә шулар исәбендә. Кызым ир итеп тормышын шатлык-лы һәм якты итәчәк игелек-ле кешене сайласын өчен нишләргә?
Минемчә, кызларда үз-үзенә ышаныч тәрбияләү мөһим. Аларны тормышка аек акыл белән карарга, үзеңнең һәм башкаларның кылык-гамәлләрен дөрес бәяләргә, өстенлекләрне билгеләргә өйрәтү зарур. Йөрәк хисләрен беренче очраган кешегә өләшмәслек итеп яратырга өйрәтү.
Киләчәк турында уйланып утырган арада кызым булачак туе турында онытып, яңа курчак турында сөйли башлаган иде инде. Мин аны кысып кочаклап, кияве бу хакта нәрсә уйлавы турында сорадым. Аның хатын-кызларга хас җавабы шатландырды мине: “Ул әлегә бу хакта белми”.
Фото: avatars.mds.yandex.net
Читайте нас