Ямансулап куйдым. Менә ничәнче ел инде чын кыш күргән юк. Чып-чын, үзәккә үтәрлеген диюем... Тышка чыгу белән меңләгән салкын энәләр битеңә килеп кадала, керфек һәм кашларга бәс сара, суык исә адымнарны тизләтергә мәҗбүр итә. Үземнең мәктәптә укыган чакларымны искә төшерәм. Иртән, дулкынланып, градусник карарга йөгерә идек. Ура! 28 градус салкын. Мәктәпкә бармасаң да була! Ә хәзер кыш уртасында күлдәвекләр хасил була һәм тамчы тама. Һәм шундый һава торышын берничә ел рәттән күзәтәбез.
Моның уңай яклары да бар, әлбәттә: кат-кат киенәсе юк, шәхси йорт хуҗаларының ягып җылыту чыгымнары азрак, урамда озаклап йөрергә була – борыныңны, бармакларыңны өшетү куркынычы янамый. Тискәре яклары да җитәрлек: салкын тидерү ихтималы арта, чаңгы, тимераякта шуып булмый, пычрак. Болай барса, балаларыбыз кар таулары һәм Кар бабайлар турында бөтенләй онытачак.
Ни сәбәпле үзгәрә соң климат? Ни өчен кышлар җылына? Галимнәр арасында төрле фикер йөри. Кемдер артыгы белән урманнарны кисү гаепле, ди, башкалар атмосфераны пычратуда сәнәгатьчеләрне гаепли. Әмма ахыр чиктә барыбер кеше гаепле булып чыга! Һәркайсыбызга бер мизгелгә генә булса да тукталып, экология мәсьәләләре турында уйланырга кирәктер, мөгаен. Һәрвакыт үз-үзебезне юатабыз – монда минем гаеп юк, имеш. Минем зарарлы матдәләрне һавага очырган завод һәм фабрикаларым юк, Себердәге һәм Амазонкадагы урманнарны да мин кисмим. Әмма җир шарындагы һәр кеше кирәкмәгән әйберләрдән баш тартса, аларны җитештерү дә кимер, җиребезне озакламый тоташ бер чүп өеменә әверелдерәчәк чүплекләр дә азрак булыр иде. Без азга булса да машинабызны калдырып торып, җәяү атласак, бәлки, кышыбыз да кире кайтыр. Һәм кабат салкын саф һавада чаңгыда йөрербез, Кар бабайлар ясарбыз һәм рәхәтләнеп кар тауларыннан шуарбыз.