Кышны яратам мин! Суыктан бит очларының алсуланып торуын, әти кысып бәйләгән йон шарфның муенны кытыклавын. Мич башында торган җылы бияләйләр. Алар мотлак йоннан, алардан кәҗә һәм нишләптер икмәк исе аңкый. Ә пима! Төпләнгән һәм ике үлчәмгә зуррак. Киләсе елларга да җитсен. Колакчынлы бүрекне кырын салып аласың да, алга! Урам, каһарманыңны каршы ал.
Мин бәләкәй чакта авыл кешеләре чыршы эзләп, шәһәргә йөрми иде. Ылыслы урман эргәдә генә шаулап утыра. Урман чибәре артыннан үзебез бара идек. Аркага балта асып, кеше күтәрә алмаслык чана сөйрәп, мамыктай йомшак көрткә бата-чума чыгып китәсең...
Аның каравы, бүгенге ише түгел инде. Теләгәнен сайлап ал. Чын чыршының исләре! Аны өйгә алып кайтып урнаштыргач, үзең ясаган уенчыклар, чылбырлар белән бизәп, гирлянда эләсең. Телевизор каршына кунаклап, «Маша белән Витяның Яңа ел маҗаралары»н карыйсың. Өйгә таралган чыршы исеннән башлар әйләнә.
Үтәли чыланган ыштан һәм бияләйләр торбада кипкән арада, энем белән шашка уйныйбыз, кем отыла – маңгаена берне чиртәсең. Уйнарга иптәш табалмаган сеңлекәш комачаулап теңкәгә тия. Аннары бәйрәм табыныннан бер алма «чәлдереп», елга буена төшеп китәсең. Агыйделнең көзгедәй ялтыравык бозында караңгы төшкәнче шуабыз. Үзебез суык һәм татлы алманы чәпелдәтәбез. Кайвакыт бозда туңмаган урыннар – җылуга тап буласың. Шул чагында партизаннарча читенә шуышып килеп, озаклап серле төпкелгә карап тора идек. Нәрсә күрергә теләдек икән анда? Су анасын? Чуртан яки су иясенме?
Кайвакыт шундый салкыннар була иде, елга хәтта бер метргача туңа. Шул чагында бозны тыңларга барам. Җир йөзендәге иң серле уен коралыдыр бу, мөгаен. Кеше ышанмаслык үтә күренмәле зәңгәрсу боз өстеннән атлыйсың, анда исә бихисап күп куыклар туңып калган. Таяк белән суксаң, ерактан тонык кайтаваз ишетелә. Баш өстендә һәм аяк астында – зәңгәрсу упкын. Балачак дип аталган гамьсез бәхет упкыны.
Вакыт машинасына утырып, хәтер дулкыннарында бер мин генә барып ирешә алган утрау бу. Тирә-якта бар нәрсә үзгәрде, тик хәтер генә якты Яңа ел бәйрәме тойгысын саклый. Ә ул киләсе елларга безнең балалар һәм оныклар өчен кабатланачак. Бәхет эстафетасын тапшырырга кирәк.