Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Облачно
Серләшик
16 Декабря 2019, 07:55

Могҗиза көткәндә

Берничә атна рәттән көн саен: “Әни, Яңа ел кайчан җитә?” – дигән сорауны ишетәм. Кызыма өч яшь, һәм әлегә ул көннәр һәм айларны бик яхшы белми. Аның каравы, Яңа елда изге күңелле Кыш бабайның бүләкләр китерүен яхшы аңлый һәм, түземсезләнеп, шушы көнне көтә. Яшермим, кайчандыр мин дә бу бәйрәмнән могҗиза көтә һәм тылсымга ышана идем. Хәзер аңа карата мөнәсәбәтем үзгәрде, һәм мин яңа ел төнен түгел, аннан соң килгән сигез ял көнен көтәм. Әмма балага гел генә “тиздән” дип әйтү дә өметләрне акламый. Шуңа күрә кызымны календарь белән таныштырырга булдым. Аңлашылмаган, күңелсез саннар кызымны кызыксындырмады, Яңа ел исә якынаймады. Балаларга әкияткә ышанырга кирәк дигән фикерне аңыма сеңдереп, кызымның соры көннәрен төрләндерергә һәм көтү мизгелләрен шатлыклырак итәргә карар иттем. Адвент-календарь фикере белән интернет ярдәмгә килде, яисә гади генә – Яңа елны көтү календаре, анда көннәрне 31 декабрьдән кирегә саныйсың. Кесәле кечкенә плакат бу. Саный башлаганда үзегез сайлыйсыз – бу тоташ декабрь яисә вакыйгага кала бер атна булырга мөмкин. Иң кызыгы шунда – һәр кесәдә баланы Яңа ел белән бәйле ниндидер бирем-бүләк көтә. Мәсәлән, беренче көнне кар бөртеге кисеп эшләргә, икенче – ялтырап яткан карга карап сокланырга. Кызыл белән билгеләнгән көнгә якынрак – чыршы бизәргә, Кыш бабай өчен шигырь ятларга, туганнарга бүләк әзерләргә, котлаунамә сурәтләргә. Фикерләр иксез-чиксез. Ялыктырмый торган, әмма бик үк кызык булмаган тәкъдим – кесәгә тәм-том салу. Әмма мин аңардан баш тарттым. Ике төн бизәкле календарь әзерләдем һәм, ниһаять, иҗат җимешемне кызыма күрсәттем. Ул шатланып туйгач, аның белән нәрсә эшләргә кирәген аңлаттым. Бу тәкъдим сабыема ошады, яраткан бәйрәменә кадәр ничә көн калганын ул хәзер үзе күрә алачак. Хәзер кичләребез мөһим, кызыклы эш белән үтә. Төрле төсле утлар белән бизәлгән чыршы урын алган бүлмәдә утырып, баламның тырышып, әбисе өчен кар бөртекләре әзерләвен күзәтәм. Менә ни өчен Яңа елны яратабыз икән без. Бу барыбызны да берләштерә торган бәйрәмнәрнең берсе. Бердәмлек һәм тупланганлык хисе канатландыра һәм көч бирә. Һәм алда торган үзгәрешләр куркытмый, шатландыра гына.

Берничә атна рәттән көн саен: “Әни, Яңа ел кайчан җитә?” – дигән сорауны ишетәм. Кызыма өч яшь, һәм әлегә ул көннәр һәм айларны бик яхшы белми. Аның каравы, Яңа елда изге күңелле Кыш бабайның бүләкләр китерүен яхшы аңлый һәм, түземсезләнеп, шушы көнне көтә.
Яшермим, кайчандыр мин дә бу бәйрәмнән могҗиза көтә һәм тылсымга ышана идем. Хәзер аңа карата мөнәсәбәтем үзгәрде, һәм мин яңа ел төнен түгел, аннан соң килгән сигез ял көнен көтәм.
Әмма балага гел генә “тиздән” дип әйтү дә өметләрне акламый. Шуңа күрә кызымны календарь белән таныштырырга булдым. Аңлашылмаган, күңелсез саннар кызымны кызыксындырмады, Яңа ел исә якынаймады. Балаларга әкияткә ышанырга кирәк дигән фикерне аңыма сеңдереп, кызымның соры көннәрен төрләндерергә һәм көтү мизгелләрен шатлыклырак итәргә карар иттем.
Адвент-календарь фикере белән интернет ярдәмгә килде, яисә гади генә – Яңа елны көтү календаре, анда көннәрне 31 декабрьдән кирегә саныйсың. Кесәле кечкенә плакат бу. Саный башлаганда үзегез сайлыйсыз – бу тоташ декабрь яисә вакыйгага кала бер атна булырга мөмкин. Иң кызыгы шунда – һәр кесәдә баланы Яңа ел белән бәйле ниндидер бирем-бүләк көтә. Мәсәлән, беренче көнне кар бөртеге кисеп эшләргә, икенче – ялтырап яткан карга карап сокланырга. Кызыл белән билгеләнгән көнгә якынрак – чыршы бизәргә, Кыш бабай өчен шигырь ятларга, туганнарга бүләк әзерләргә, котлаунамә сурәтләргә. Фикерләр иксез-чиксез. Ялыктырмый торган, әмма бик үк кызык булмаган тәкъдим – кесәгә тәм-том салу. Әмма мин аңардан баш тарттым.
Ике төн бизәкле календарь әзерләдем һәм, ниһаять, иҗат җимешемне кызыма күрсәттем. Ул шатланып туйгач, аның белән нәрсә эшләргә кирәген аңлаттым. Бу тәкъдим сабыема ошады, яраткан бәйрәменә кадәр ничә көн калганын ул хәзер үзе күрә алачак.
Хәзер кичләребез мөһим, кызыклы эш белән үтә. Төрле төсле утлар белән бизәлгән чыршы урын алган бүлмәдә утырып, баламның тырышып, әбисе өчен кар бөртекләре әзерләвен күзәтәм. Менә ни өчен Яңа елны яратабыз икән без. Бу барыбызны да берләштерә торган бәйрәмнәрнең берсе. Бердәмлек һәм тупланганлык хисе канатландыра һәм көч бирә. Һәм алда торган үзгәрешләр куркытмый, шатландыра гына.
Читайте нас