Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Облачно
Серләшик
25 Ноября 2019, 08:09

Диссертацияне язып бетерәм дә...

Теләкләребезне тормышка ашыруны, тормыштан ямь-тәм табып яшәүне чигергән очраклар танышмы сезгә?

Теләкләребезне тормышка ашыруны, тормыштан ямь-тәм табып яшәүне чигергән очраклар танышмы сезгә? Мәсәлән, “Ябыксам, матур күлмәк киячәкмен”. Яисә “Ипотеканы түләп бетерсәм, велосипед алачакмын”. Җаваплар бихисап күп. Үзеңә карата шундый мөнәсәбәтнең ахыры күңелсез һәм ул “чигерелгән тормыш синдромы” дип атала. Нәтиҗәдә, эштән ял итү өчен авырырга, аралашу кадерен аңлау өчен якын кешеңне югалтырга, тормыш матурлыгын тою өчен иң төпкә батарга кирәк була.
“Синдром” чыганагы каян килә? Җавап гади – балачактан. Кайчандыр үзебез өчен мавыктыргыч эш белән мәшгуль вакытта безне башка эш башкарырга мәҗбүр иткән балачактан. Мәсәлән, бирелеп китеп китап укыганда, савыт-саба юарга кушалар иде. Сайланып торырга ярамый – хәзер үк. Яисә кәнфит кәгазьләреннән мәзәк кеше сыннары ясап утырганда, безне дәрес эшләргә кертеп утырталар иде. Математикадан бишле мөһим, әлбәттә. Бу баланың уңышлылык күрсәткече һәм “текә” югары уку йортына керү өчен нигез, артабан исә абруйлы эш, иминлек тәэмин итәчәк. Совет чоры балаларының барысы да диярлек шундый тәрбия алган.
Матур киләчәк өчен коллективлашу һәм җәмгыять тормышын пропагандалау чоры тәэсирен онытып торыйк. Иң мөһиме моның билгесезлеккә юл булуын аңлау. Үзебезнең яки башка берәүнең тәэсире нәтиҗәсендә билгеләр белемнән мөһимрәк, һөнәрнең абруе безнең анда эшләргә теләвебезгә караганда өстенрәк булуына инанган мизгелдә без тормышыбызга идарә итүне тышкы дөньяга – хәл-вакыйгаларга, якыннарыбызга һәм чит кешеләргә тапшырабыз. Һәм озак-ламый яши белми башлыйбыз.
Чынбарлыктагы тормышны уңышлы һәм бәхетле уйдырма тормышка әзерлек дип кабул итүдән туктыйк. Югыйсә, тормышны чигереп, без чынбарлыкта яшәргә теләгәнчә яши алмыйча үләчәкбез.
Читайте нас