Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Серләшик
5 Ноября 2019, 09:22

Көчебез – бердәмлектә

Көчебез – бердәмлектә

Мин 7 ноябрь – Бөек Октябрь социалистик революциясе көнен бәйрәм иткәндә кешеләрнең ирекле-мәҗбүри рәвештә мәйданга чыккан вакытларын хәтерлим әле. Зур шәһәрләрдә дошманнарга үч итеп, дус-ишләрне көнләштереп, хәрби парадлар үтте, күкне ярып канатлы машиналар күтәрелде, җирдән алдынгы хәрби техника бара иде. Төпкел шәһәр һәм авылларда сафларга тезелеп эшчеләр атлады. Халык юлбашчыларыбыз сурәтен һәм транспарантлар тотып барды, бизәлгән йөк машиналары кычкыртты, күккә куркып күгәрченнәр күтәрелде.

Боларның барысы да 30 еллап элек тәмамланды. Әмма җиде дистә ел дәвамында бу вакыйга халык зиһененә ныклап кереп урнашты, аңардан тулысынча баш тарту дөрес булмас иде. Җитмәсә, идеология ягыннан да. Шуңа күрә йөз ел элек үткән революциягә аек караш ташлап, ноябрь бәйрәмнәреннән тоташ баш тартмыйча, вакытын гына үзгәрттеләр. Һәм Халык бердәмлеге көне дип атадылар. Быел без аны 15нче тапкыр билгелибез.

Бәйрәм тормышыбызның бер өлешенә әверелде. Өстәмә ял булган өчен генә дә түгел. Минемчә, аның киң танылуы халкыбызның газаплы тарихы белән бәйледер. Ул ни генә кичермәде – күмәкләшүне дә, ачлык, репрессия, сугышны... Ноябрьнең кызыл санлы көне исә – бары-быз өчен дә уйлану вакытыдыр. Һәм, ниһаять, шуны аңларга вакыт, көчебез – бердәмлектә безнең.

Тарихи күзлектән бу бәйрәм XVII гасырда Русиядә Фетнәләр чоры төгәлләнү белән бәйле. Бәйрәмне оештыручылар әллә теләп, әллә теләмичә тарихны хәзерге заман белән бәйләгән. Утыз ел элек без дә Фетнәләр чоры кичердек. Хәзер инде безгә башка “интервентлар” үз таләпләрен кертергә, халык бердәмлеге төшенчәсен бөтенләй җуярга тырыша. Ул вакытта кайчандыр тугандаш Союзда барысы да ут астына эләгеп, кайбер җирләрдә күмер генә торып калды. Йөз меңләп якташыбыз бары тик күршесе, хезмәттәше, күптәнге дусты – башка милләт кешесе булу сәбәпле, көрәшкә күтәрелде.

Ил күләмендә утка тоту, шөкер, Русияне урап узды. Бу үзе генә дә бәйрәм өчен сәбәп ич. Уйлану өчен дә, әлбәттә.
Читайте нас