Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
23 сентябрь 2019, 12:54

Кайтыр идем балачакка

Балачакта үз велосипедым булмады минем.

Балачакта үз велосипедым булмады минем. Аның каравы, бабамның аркылы кысалы “Урал”ы бар иде. Зур, яшел төстә.

Уртанчы сеңлем белән, бер аякны кыса астына кертеп, аңарда җилдерә идек. Үзебез, кәкрәеп, сорау билгесенә әйләнеп бетәбез. Бу умыртка баганасы өчен зарарлы дип әйтәсездер. Әмма без моны сизмәдек.

Беренчедән, яшьтәшләребезнең үз сәпиде булган 90 проценты шулай йөри иде. Икенчедән, җил белән узышып, түмгәкләрне сикереп үтеп, башка балалар белән ярыша-ярыша бистә урамнары буйлап йөрү үзе бер ләззәт.

Тик велосипедны сеңлемә бирергә вакыт җиткәч бераз кәеф төшә. Әмма моның да үзенең уңай ягы бар. Мәсәлән, сәпид яныннан йөгереп барырга, я булмаса, аны узып үк китәргә мөмкин.

Бераз үсә төшеп, педальгә аяк җитә башлагач, “тюнинг” модага керде. Тимер атны бизәр өчен сагыз ябышкаклары, төрле төстәге изолента, тимер чыбыклар хутка китте. Миңа бу бик ошап бетмәсә дә, безнең велосипедка мөкиббән икетуган энеләрем аңа кул астына ни эләгә, шуны чәпәп куйды.

Бәхетле балачагым турындагы хатирәләр, бернигә карамый, аның һәр мизгеленең шатлыкка тулы булуын раслый. Кайчак өлкәннәргә хас җитдилекне онытып, тилеләнеп аласы килә.

Мин шулай эшләдем дә. Улымның самокатына менеп атландым һәм аның нәни дуслары белән бергә асфальт сукмак буйлап җилдердем. Бу мизгелдә миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен. Шулкадәр самими мизгелләр иде бу, өйгә керәсем дә килмәде. Самокатлы дусларымны калдырып, улымның велосипедын алдым һәм урамыбыз буйлап берничә тапкыр әйләндем. Балачак хатирәләре күңелемне шулкадәр җылытты ки, кич буе шатлык кочагында йөрдем. Дөньяның гүзәллегенә янә бер тапкыр инандым. Ул нәкъ балачактагы кебек.
Читайте нас: