Без, өлкәннәр, балаларыбызда киләчәгебезне күрәбез, аларда үзебездә җитмәгән сыйфатларны тәрбияләргә тырышабыз. Без аларның иң акыллысы, көчлесе булуын телибез.
Әмма кайчак җәза да бирәбез. Һәм аларга карата шактый кырыс чаклар да була. “Алар иминлеге өчен ич бу. Соңыннан үзләре үк рәхмәт әйтерләр әле”, – дип, үзебезне юатабыз.
“Балачакта әти кечкенә генә гаебебез өчен дә тотып яра иде, аның каравы, тәртипле, эшчән – чын кешеләр булып үстек”, – дигән сүзләрне ишеткәнем бар.
Ярый алай булгач, кулыгызга – әләм, муеныгызга барабан. Һәм алга – кешене мәсхәрәләргә. Безне болай да система кыерсытты. Балаларыбыз да үзебез кебек. Нәрсәдер күңелебезгә ятмаса, аларга да эләгәчәк. Кайчак юк өчен дә – кәеф начар, эштә әрләделәр яисә өйдә ир белән талаштык. Иң җиңеле – тискәре энергияне көчсез һәм яклаучысыз кешегә юнәлтү. Аның каравы, аннары каешны чөйгә элеп, үзеңне җиңеләеп калгандай хис итәсең.
Балаларның ачу-үпкәсе эзсез генә үтә дип уйлыйсызмы? Бер сыптырып, почмакка бастырып куйдың да, эш бетте, янәсе. Юк икән шул, ул онытылмый. Кимсетелү ачысы кала. Баланың үз-үзенә ышанычы югала, ул үз фикерен әйтергә курка яисә, әйләнә-тирәдәгеләрне кимсетеп, канәгатьлек кичерә.
Бәләкәй чакта тыңламаган, көйсезләнгән өчен кызыма да эләгә иде. Эләктереп алган чаклар да булды. Кулыма каеш алганда, күз яшьләренә төелеп: “Балаларга сугарга ярамый! Алар да кеше, әмма бәләкәйрәк”, – дип әйтә иде ул. Бервакыт күлмәгемнең матур каешын таба алмадым. Байтак еллар үткәч, кызым аны кискәләп, унитазга агызуын әйтте.
Әйе, сугарга ярамый. Тән ярасы кебек, җан ярасы да озак төзәлә.
Балачакта алар безгә үпкәли. Үсә төшкәч исә үз-үзен яклый башлый. Аннары үсмерләр дорфа дип зарланабыз. Үзеңнән ике башка олы улыңа сугып кара син! Алар кешелек сыйфатларын кимсеткән әти-әнисенә үпкәләгән.
Кулыгызны күтәрмәгез. Балалар да үзебез кебек – фикерли, ялгыша, ялкаулаша, хәйләләшә. Тормыш тәҗрибәсе аз аларның, әмма күңелләре ачык – яхшыга да, яманга да. Алар өчен әти-әниләре авыр чакта ярдәм кулы сузарлык акыллы, намуслы кешеләр булып калсын.