Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
29 июль 2019, 13:00

Комод

Кайбер гаиләләрдә борынгы яисә әти-әниләре, картәниләре, дәү әниләреннән калган ядкәрләрне саклау гадәте бар.

Кайбер гаиләләрдә борынгы яисә әти-әниләре, картәниләре, дәү әниләреннән калган ядкәрләрне саклау гадәте бар. Һәм, киресенчә, хәзер яшьләр әле эшкә яраклы иске җиһаздан бер уйламый арына. Иске әйберләр заманча йортларның ямен җибәрә, шуңа күрә ДВПдан эшләнгән яңа әйбер алып кую кулайрак, имеш. Раритет – сакланырга тиеш тарих икәнлеген аңламый шул алар. Бу әйберләр алтын куллы кешеләр, үз эшенең осталары тарафыннан ясалган. Әти-әниемдә дәү әбиебездән әбигә, аннары безгә мираска калган комод сакланган. Аңа 150 ел тирәседер. Матур, агачтан сырлап эшләнгән һәм күптармаклы. Өстәвенә көзгеле. Аны гаилә әгъзасы итеп санадык. Анда урын җәймәләрен, кирәкле кәгазьләрне, хәтта балаларга Яңа елга дип алынган кәнфитләрне саклый идек.

Революциядән соңгы авыр, ач-ялангач чорда һәм Бөек Ватан сугышы елларында әбиебез, бер авылдан икенчесенә күченеп, балалар укыта. Аның белән һәркайда тугры юлдашы – комод була. Мәктәп өендә яши ул. Комод бердәнбер җиһазы була.

Соңыннан инде үз фатирында яши башлагач, комод өйнең түрендә тора. Миңа 10 яшь булганда әтиебез аны яңартырга тәкъдим итте. Бергәләп эшләүдән чиксез куаныч кичердем. Аны шомарттык, буядык, әтиебез артындагы тычкан кимергән такталарны алмаштыргач, комодобыз яшәрде һәм безгә тугры хезмәт итүен дәвам итте.

Вакыт үтте, әти-әниебез дә бакыйлыкка күчте. Югалту ачысы басылгач, әти-әнием белән бергә яшәгән энекәшем, ремонт башлап, иске-москыдан арына башлады. Комодны әти-әнинең төсе итеп миңа алырга тәкъдим итте.

Аны башта кая куярга белмәдем, ирем гаражга илтергә карар итте. Үз сәгатен 20 еллап көтте ул. Менә йорт салдык, йорт гыйбадәтханәсен юнәтә башладык. Рухи әдәбиятны сакларга урын кирәк булды. Шул вакыт комод исемә төште. Аны пәрәвездән тазарттым, юдым, киптердем, лак белән капладым һәм түрдәге почмакка кертеп урнаштырдым.

Балачагымдагы ядкәр белән кабат очрашудан зур сөенеч кичердем. Әйтерсең, изге язмаларны укырга һәм догалар көйләргә әби-бабаларыбыз ярдәм итә иде. Шулай итеп аңа яңа сулыш өрдек.
Читайте нас: