Җәй – мәшәкатьле чор. Булган, уңган кешеләр җәйнең бер көне елны туйдыруына күптән инанган. Без дә чираттагы тапкыр җиләккә җыендык.
Юл уңаенда туганым төн буе төшендә сумкасын югалтып чыгуы, аның табылмавы турында сөйләп барды. Пенсиядәге халыкның “кәҗә хәтерле” булуыннан көлештек тә, һәркем җиләклерәк аклан эзләп таралышты.
Акланга килеп җитү белән, мин иң элек ак болытларга, агачларның яшел ябалдашларына, иксез-чиксез басу-кырларга сокланам, сандугач моңына әсәрләнәм, кәккүктән калган гомер елларын санатам. Бөтнек, әрем, меңъяфрак исенә баш әйләнә. Менә кайда ул хозурлык! Кычкырып-кычкырып Есенинны яттан сөйләп җибәрәм. Мондый табигатьле туган җиребез булганда, оҗмах бакчалары бер читтә торсын инде, җәмәгать.
Кая карама – кеше... Бездән чак кына читтәрәк хатын-кызлар һәм “сәпидле” ике малай урнашкан. Алар тирә-якны күзли, җиләкнең эрерәген сайлый. Авыл малайлары икәне әллә каян күренеп тора. Туганнарыма күз ташлыйм да, аларның җитезлегенә, чыдамлылыгына, осталыгына сокланып бетәлмим.
Ирем җиләк җыярга оста минем. Кулларына күз иярми. Мин алай ук булдыра алмыйм. Балачактан килә бу һөнәре, әтисен әнисе юкка гына җиләк чорында тапмагандыр инде. Әмма калышмаска тырышам. Җырларга да өлгерәм. Диетологлар киңәшен дә истән чыгармыйм: иммунитетны ныгыту өчен җәй көне биш килограмм җиләк ашарга кирәк икән! Тәмле...
Дүрт сәгать үткәне сизелмәде дә. Кайтканда кайнатма ясаргамы, туңдыргычка урнаштырыргамы дип киңәштек. Юынырга да өлгермәдем, телефон шалтырады. Туганым елый иде. Җиләкле акланда кесә телефонын төшереп калдырган. Сәфәребезгә сөенеп бетәлмәгән иде, хәзер көенә – җиләк кыйммәткә төште бит. Хәтта кан басымы күтәрелгән.
Бер егерме минуттан соң кабат шалтыратты – телефоны чиләк төбендә җиләк астында калган! Ыгы-зыгы арасында салган да оныткан, күрәсең. Картлык – шатлык түгел шул, дип тагын көлешеп алдык! Хәтер сынаткан.
Менә шундый күз яшьләре-нә манчылган җиләкләр булды бу. Кыш буе истән чыкмаячак, димәк.