Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
8 июль 2019, 14:03

Җиләк җыям, как коям...

Табигать-ана быел да сый-нигъмәтләрен кызганмый

Җиләк күп быел, килешерсез дип уйлыйм. Бу ялларда халык егылып ятып җыйды. Без дә, редакция хезмәткәрләре, калышырга исәп юк. Кыш көне хуш исле кайнатма, компот, каклардан авыз итү үзе бер гомер.
Ә сез, җәмәгать, җиләктән нәрсәләр әзерлисез? Кайнатасыз, туңдырасыз, как коясыздыр, шулаймы? Җиләк компоты ясыйсызмы? Ясап карагыз әле, бик тәмле була. Бер чирек компотка уртача 1,5 стакан шикәр комы салабыз, берничә яфрак бөтнек (мята) тә өстәп җибәрсәгез, искиткеч!!!
Без дә җиләкне туңдырабыз һәм төрләндерәбез. Бер чиләк җиләкне икегә бүләбез, шуның бер өлешен иттарткычтан үткәрәбез, шикәр (һәркем үзе теләгәнчә сала) кушып болгатабыз, калган җиләкне өстәп, савытларга тутырып, туңдыргычта саклыйбыз.
Кыш көне туңдырган җиләк белән бик тәмле десерт ясарга була. Моның өчен 250 г кибет каймагы, желе (желатин да ярый), шикәр комы (теләгәнчә), җиләк кирәк булачак. Желены күрсәтмәгә ярашлы эретәбез, җылытабыз (кайнатмыйбыз), каймак кушабыз, савытларга туң җиләк-җимеш салабыз, өстенә каймаклы-желелы катнашманы коябыз. Суыткычка куеп торабыз, табынга бирәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!

Айгөл Әхмәтҗанова.
Читайте нас: