Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
4 июль 2019, 12:58

Мәхәббәт һәм тугрылык өчен

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Бөредә гаилә фестивале узачак

Быел бәйрәм Бөре шәһәрендә оештырылачак. Изге Троицкий кафедра соборы янында урнашкан Октябрь мәйданында дүшәмбе, 8 июльдә 16.00 сәгатьтә балалар һәм өлкәннәр өчен чаралар башланачак – осталык дәресләре, уеннар, сурәт күргәзмәләре эшләячәк.
Бөре халкы һәм бәйрәм кунаклары шәһәр кәсепчеләре белән таныша, җәядән ата, милли ризык һәм эчемлекләрдән авыз итә алачак.
Зур гаилә бәйрәме сәхнәсендә бала тәрбияләүдә аерым уңышларга ирешкән ата-аналарга төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров һәм аның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова дәүләт бүләкләре – “Ата-ана батырлыгы” медале тапшырачак. Кунаклар бу көнне озак еллар иңгә-иң гомер кичергән өчен “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнәчәк гаилә парларының да шатлыгын уртаклашачак, Бөтенрусия “Ел гаиләсе” бәйгесенең төбәк өлешендә җиңгән гаиләләр белән танышачак.
Фестиваль үтәсе көнне Бөре шәһәренең Троицкий соборына Русиядә электән гаилә һәм никахны саклаучы буларак билгеле изге Петр һәм Феврониянең җәсәдләре китереләчәк.
Фестивальгә республиканың алдынгы иҗат коллективлары киләчәк, иҗат әһелләре – ирле-хатынлы Виктория һәм Антон Макарскийлар килүе көтелә.

Читайте нас: