Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Серләшик
1 июль 2019, 12:47

Лирикадан – физикага

Университетларда мәктәпне тәмамлаучылардан документлар кабул итү башланды.

Университетларда мәктәпне тәмамлаучылардан документлар кабул итү башланды. Яшьләребез кая бара? Статистикага күз салсаң, студентларның кимендә 60 проценты гуманитар юнәлешне сайлый, юрис-пруденция, культурология, социологиягә өстенлек бирә. Әмма җәмгыятькә алга барырга, илебезгә үсәргә кирәк икән, егет-кызлар беренче чиратта табигый-техника белгечлеге алырга тиеш. Әйе, барысы да үрләр яулый алмас, әмма күпчелеге лаек эш табачак. Азия илләрендә, мәсәлән, яшьләрнең кимендә яртысы табигый-техника юнәлеше буенча белем ала.

Гуманитар белемгә үзләренә башка халыклар эшләгән бай илләр генә өстенлек бирә ала. Безгә исә илебезне үз кулыбыз белән төзергә кирәк. Димәк, алдынгы сәнәгатьне үстерергә, яңа технологияләр уйлап табарга һәм кертергә. Тоташ тармакларны тергезү зарур. Мәсәлән, станоклар эшләү. Хәзер алар җимерелеп бетеп бара. Югыйсә, совет заманында бу тармак дөньяда икенче урында иде.

Без офис менеджерлары түгел, янә инженерлар, галим һәм эшчеләр булырга тиеш. Яшьләрне “лирика”дан “физика”га борып җибәрү зарур.

Әлбәттә, белем бирү дә кәсеп хәзер. Һәм гуманитар юнәлештәге шәхси югары уку йорты ачу җиңелрәк – биредә лаборатория, остаханәләр, фән-сәнәгать базалары кирәкми. Уку өчен түләү турында квитанция, зачёт кенәгәсе һәм азактан диплом бланкы гына таләп ителә. Әмма безнең өчен мондый юл – упкын.

Әлбәттә, гуманитарийлар да кирәк. Әмма чама белән генә. Үз һөнәремнән чыгып фикер йөртәм: СССРда тоташ илебезгә биш-алты дәрәҗәле журналистика факультеты бар иде. Хәзер алар Мәскәүдә генә дистәләгән.

Әйткәндәй, Мәскәү философия, әдәбият һәм тарих институты Бөек Ватан сугышы елларында фәкать ун ел гына (1931-1941 еллар) эшли, нибары 230 кеше укытып чыгара. Бүгенге белән чагыштырганда бик аз бу. Бәлки, аннан чыккан белгечләр дә шуның өчен көчле булгандыр.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: