Туймазы хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
10 июнь 2019, 13:35

Мәгънәле караш

...Малай пычрак чүпрәк арасыннан шуышып чыкты да, люктан өскә күтәрелде.

...Малай пычрак чүпрәк арасыннан шуышып чыкты да, люктан өскә күтәрелде. Фонарь астына басып, бәс сарган ботакларга карап торды. Яныннан кешеләр үтеп китте. “Ашыгалар, – дип уйлады ул. – Хәлләремне, ни өчен биредә басып торганымны ник берсе сорасын. Бәлки, минем ашыйсым киләдер...” Зур портфельле бер ир туктады алай да: “Син кемнеке?” Тавышы калын иде аның. Коля бөрешеп куйды: “Беркемнеке дә түгел”. Бу ир портфелен кысыбрак тотты һәм ары йөгерде.

Аннары бер машина килде. Махсус киемле кешеләр аны арткы утыргычка утыртып: “Тагын берәү!” – диде. Балалар йортында аны юындырдылар, ашаттылар. Төнлә ул йокыга китә алмады, караваттан аяк-ларын сәлендереп утырды һәм тәрбиячегә пышылдады: “Мин сезгә бер шигырь сөйлим әле? Әнием укыган иде аны миңа...” Һәм калтыранып, тотлыгып, елап, шигырь сөйләргә тотынды: “Мин бәләкәй генә агач. Мин бик акрын үсәм. Мин бары синең өчен үсәм...”

Без сабый белән очрашканда ул тәрбиягә алган гаиләдә яши һәм газиз әти-әнисенең тукмауларын, үзе качып яткан чокырны оныткан иде инде. Аның уенчыклары, велосипеды, яңа ботинкалары һәм кесәле җылы курткасы пәйда булган. Һәм, әлбәттә, куркынган бу бәләкәй кешене бәладан курчалаган кешеләр. Беренче очрашуда ук аны шулкадәр җылы һәм назлы итеп кочканнар ки, ул шундук аңлаган: яшәү куркыныч түгел! Аны хәзер беркем дә беркайчан да бер атнага ризыксыз буш бүлмәдә калдырмаячак һәм башы белән стенага бәрмәячәк...

Балага җылы йорт кирәк. Коймак исеннән уяну өчен. Урамнан кайткач, ишек ачканны көтү өчен. Һәм аның мотлак ачылачагын белү өчен. Ишектәге тишектән әнисенең ягымлы күзләрен күрү өчен. Кичтән исә әтисен каршыларга ишеккә йөгерү өчен.

Йортыбыз балалар өчен бәла-казадан сыенырлык өн, көннең теләсә кайсы мизгелендә кайтып туктарлык пристань булып калсын.

Ни аяныч, без, өлкәннәр, үзебезнең кайчандыр сабый булганны онытабыз. Нишләп балалар тыңламый, чынаяк юарга һәм ботинка бавын бәйләргә теләми, үсмер чакта исә безнең белән аралашудан туктый һәм чарлакларда яшеренә, уйдырма дөньяда яши? Бәлки, без, иң мөһимен онытып, вак-төяккә артык бәйләнәбездер?

Еш кына бер кызның каяндыр укыган һәм мине таң калдырган сүзләрен хәтергә төшерәм: “Син миңа күптән мәгънәле караш ташлаганың юк!” Сабый кыз әнисенең күптән (ярты сәгать!) күзләренә карамавына, “Бер кайгысыз яшибез, көн дә кайнатма ашыйбыз!” – димәвенә үпкә белдерә. Әйе, әнисенең бар да тәртиптә: чистартылган, үтүкләнгән, әзерләнгән, әмма балага мәхәббәт тә кирәк ич әле!

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: