Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
27 Май 2019, 11:45

Хозур иртәләрне саклагыз

“Бәхетнең иртәгәсе юк. Аның кичәгесе дә юк. Ул үткәнне хәтерләми, киләчәк турында да уйламый.

“Бәхетнең иртәгәсе юк. Аның кичәгесе дә юк. Ул үткәнне хәтерләми, киләчәк турында да уйламый. Ул бүгенге белән генә яши – анда да бер көн белән түгел, бер мизгел белән”. Рус язучысы Иван Тургенев сүзләре бу. Минем яраткан мизгелем – иртән ләззәтләнеп уяну. Өйгә яңа гына пешерелгән кофе исе таралган. Ирем тырышкан. Ул иртә уяна, хәтта ялларда да.

Иманым камил, тиздән йокы бүлмәсе ишеге ачылачак, миңа хәерле иртә теләячәкләр һәм үлән чәе эчәргә чакырачаклар.

Кухняга чыгам. Өстәлдә хуш исле шомырт чәчәклә-ре тора. Ул кофе белән буталып, үзенчәлекле ис хасил итә. Ирем шомырт исен бик өнәп бетерми. Әмма минем аңа мөкиббән булуымны белә, шуңа күрә майның ап-ак чәчәкләре һәрвакыт безнең өстәлдә. Өстәл артына утырабыз, һәркем тын гына үз эчемлеген эчә. Ирем сиздерми генә миңа караш ташлый. Һәм йөзенә канәгатьлек билгеләре чыга – димәк, минем күңелне күрә алуына шатлана. Шулчак ялан тәпиләрен шапылдатып улыбыз килеп чыга. Җылы куллары белән безне кочаклый.

Шимбә иртәсен яратам. Аңа хас тавышларны, исләрне, хисләрне. Алар бернәрсә белән дә чагыштырмаслык күңел тынычлыгы бирә.

Якын кешеләрең белән беразга гына булса да аерылышып торганда шул тойгылар җитми безгә. Нәкъ шул чакта гаилә кадерен аңлыйсың. Якын кешеләрең белән генә бө-тен уй-кичерешләреңне уртаклаша аласың, гаилә белән бергә кичергән шатлык кына кадерле була, биредә тын гына утырып, бер-береңне сүзсез дә аңларга мөмкин. Мин моны элегрәк аңлап бетермәгәнмен дип әйтә алмыйм. Әмма хәзер ныграк тоям. Якыннарым да шулайдыр. Хәзер минем өчен бер-беребез белән үткәргән мизгелләрнең исәбе түгел, сыйфаты мөһим.

Без бу мизгелләрне үзебез булдырабыз, аларны могҗизалы иртәдәй саклыйбыз!

Гүзәл ХӘСӘНОВА.


Читайте нас: