– Бүген 15 яшьлек улым иртәнге ашка табын артына пеләш килеп утырды, – дип сөйләп китте юлда очраган балачак дустым.
– Нәрсә инде бу, баш күтәрүеме?
– Юк, чопперга акча җыячак. Шампунь янга калачак, теплицада эшләячәк, имеш. Калганын өстәрбез дип ышана.
Шундый шаян инде ул минем, кайвакыт чыгымлап та ала. Болай түзәрлек, югыйсә.
Бервакыт авыр үсмерләрне тикшергән һәм шәхес таркалу гел генә әтисезлек яки матди кыенлык нәтиҗәсе булмавына инанган Польша психолог-лары турында укыдым. Төп сәбәп – җавапсыз мәхәббәт. Ата-ана баласын ярата да кебек, әмма әллә вакыты җитми, әллә җан җылысы, бу мәхәббәт җылытмый, яктыртмый.
Артист Юрий Назаров үз каһарманы турында бервакыт шулай дигән: “Балаларны ярата. Әмма күңел түренә ачкыч ярата белми. Ярата, әмма тупас, караңгы”. Минемчә, байтак ата-анага хас ул “караңгылык”. Әйтерсең мәхәббәт уены уйныйлар: үтеп барышлый аралашалар, вәгъдәләр яудыралар, әмма балалар үзләрендә беркемнең дә кайгысы булмауны тоя.
Күзгә исә баланың гаебен танытканда гына багалар: “Кемгә әйтәм, күземә кара, кара дим, кемгә әйтәм!” Нинди тәрбия инде бу?
Иртән улымның бүлмәсенә кердем дә, ишек яңагына сөялеп торам. Аның бәләкәй чагы искә төште. Йөрәгем әллә нишләде. Бармакларым тупас, әмма мин, балачактагы кебек, аны почтык борыныннан назлап сыйпарга уйладым. Бәләкәй чагында кочагыма алып, туйганчы кыскалый, сөя идем. Хәзер иңнәреннән кочарга гына калды.
Караваттан улым артык сүз әйтеп тормыйча кузгалды. Юыну бүлмәсендә хәтта җырлап та җибәрде. Бу хәлнең соңгы тапкыр кайчан булуын хәтерләмим дә. Менә сезгә физик элемтә.
Әле күптән түгел “җентекле игътибар” турында укыдым. Мин бер атна дәвамында гаилә әгъзалары күптән «әвен базарына» киткәч кенә кайттым. Җомга көнне исә көтмәгәндә вакытында кайтырга туры килде. Шундук аңладым: улым сагынган. Бер сәгатьләп икәүдән-икәү серләштек. Аннары улым кызык өчен пеләшен сыйпап куйды да, урамга чыгып китте. Канәгать күренә.
Инде акыл утырткан ир-узаманга психология белән мавыгу да килешмидер кебек. Әмма ярдәме тигәч, нишләп әле файдаланмаска?