Барлык яңалыклар
Серләшик
22 апрель 2019, 11:50

Фәкать мәхәббәт!

Без гомер буе күңел халәте өстендә эшлибез.

Без гомер буе күңел халәте өстендә эшлибез. Рух көчен арттырып яисә юкка-барга сарыф итеп. Балачактан белемгә омтылабыз, тәҗрибә туплыйбыз, хис-тойгыларга тиенәбез. Күңелне баету шул була инде.

Әмма кеше нәрсәгәдер ирешеп, аны фәкать үзе өчен генә кулланса, ул үзенең күңелен югалта. Аңарда явызлык һәм хөсетлек туплана. Кеше үзен шәхес буларак җуя. Кайчак тормышы да челпәрәмә килә.

Руханиларга еш кына тормышта авыр хәлдә калган бай кешеләр белән әңгәмәләшергә туры килә. Алар балачагын, әти-әнисен, бай булмаса да, тыныч тормышын, йөрәктә мәңгегә сакланган чын мәхәббәтен хәтергә төшерә. Үзе өчен генә яшәгән кеше кинәт эче тулы бушлык икәнен аңлый. “Яңадан яши башлау мөмкинлеге булса, барысын да бирер идем...” – дигән сүзләрне еш ишетәбез.

Тормышың челпәрәмә килмәсен дисәң, нишләргә? Аллаһка йөз тотарга, үзеңне исә бераз читкә этәрергә. Аллага табыну, дөньядан ваз кичү мәҗбүри түгел. Аллаһка бу кирәкми.

Асылы башкада: әйләнә-тирәдәгеләр өчен, бездән ярдәм көтүчеләр өчен яшәргә. Мохтаҗ кешене күреп, аның өчен яши башлыйсың икән, бушлык югала, ул мәхәббәт белән тула.

Шуңа күрә әйдәгез бер-беребезне рәнҗетүдән туктыйк. Бәхәстән качыйк. Кызганган кеше ошамаска да мөмкин, кайчак шулай да була. Әмма шуны онытмыйк: үзебез өчен яшибез икән – җәфаланабыз, якыннарыбыз өчен яшәсәк – шатланабыз.

Ярдәм итәргә телисезме? Ерак китәргә кирәкми. Шәһәребездә гыйбадәтханә төзелә, үз өлешегезне кертә аласыз.

Серафимовка интернат-йортында инвалид-балалар яши. Аларга шатлык, күңел җылысы, мәхәббәт, наз җитми. Я булмаса, янәшәгездә бер бабай гомеренең соңгы минутларын үткәрәдер. Төннәрен стена артында берөзлексез йөткерәдер. Кереп, хәлен белегез. Бәлки, икмәк алып кайтырга яисә урамга чыгарга ярдәм итәргә кирәктер. Кулыгыздан килгәнчә булышыгыз.

Йөрәктә мәхәббәт яшәгәндә генә тынычлык һәм иминлек хакимлек итәр. Әгәр анда ачу һәм рәнҗеш булса, күңел тынычлыгы тапмаячаксыз. Үзегез сайлагыз, димәк...

Виталий БЕЛЯЕВ,
Изге Андрей чиркәве рухание.