Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
16 апрель 2019, 20:20

Яши башлагыз!

Серләшик

Эшчәнлегем буенча кешеләр белән еш аралашырга туры килә. Кайда гына булмыйм, беренче чиратта очкын чәчеп торган күзле кешеләрне эзлим. Килешәсездер, кайчак үзеңне кешелек җәмгыятендә түгел, маңкортлар патшалыгында кебек хис итәсең: төпсез карашлы, дөньядан ваз кичкән моңсу йөзләр... Кайбер кешене бөтенләй бернәрсә дә кызыксындырмый диярлек: тормыш асылын аңламыйлар, эш һәм дөнья хәлләреннән хәбәрдар түгелләр. Кайчандыр хыяллары булса да, алар күптән үрмәкүч оялаган чарлакка ташланган.
Кайчак шундый кешеләр янына барып, аларны дер селкетәсем килә.
— Уяныгыз, әйләнә-тирә дөнья шундый кызык, сезнең кулланылмаган мөмкинлекләрегез шулкадәр зур. Тормыш сездән кыю гамәлләр көтә.
Җавап ишетәм:
— Нәрсә сөйлисез сез? Тормыш авыр, нәрсә эшләргә белмим, өмет юк. Мөмкинлек тә юк.
Чын сөйлисезме? Үзегез үк үпкә-рәнҗеш, дәгъвадан төзегән сазлыкта яшәү өчен туганмыни сез? Юк, әлбәттә, бу сезнең тормыш. Һәм сез аның белән нәрсә телисез, шуны эшли аласыз. Мин сезнең тормыштан ямь табып яшәвегезне телим. Бер бәләкәй генә адым эшләү белән аның сезгә бер генә сукмак түгел, ике яшел юл ачуын. Һәм яңа адым ясау белән яңа мөмкинлекләр ачылуын.
Бу хыял түгел. Канәгатьлек тоеп яшәгән кеше тормы-шының һәр сәхифәсен башыннан кичерә: буш вакытын гаиләсе, дуслары белән үткәрә, ялгызы гына калганда да төшенкелеккә бирелми. Дөнья мәшәкатьләреннән дә кызык таба белә ул, шуңа күрә аңа җиңел һәм уңайлы. Бу бәхетле кеше тормыштагы һәр мизгелнең яхшы якларын аера белә. Тормышка гашыйклык формуласы бу. Ул уйларга, фикерләргә өйрәтә, йокыдан уята. Иманым камил – күзеңне ачсаң, әйләнә-тирә мохитнең гаять киң һәм гүзәл икәнен күрәчәксең. Һәм бу гаҗәеп дөньяда сез – үз тормышыгызның чын рәссамы. Уяныгыз, яши башлаудан курыкмагыз. Шулчакта күзләрегез салават күперенең бөтен төсләре белән балкыр.
Читайте нас: