Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
1 апрель 2019, 12:10

Снайпер пулясы

Аяк астында – яз! Мәктәптән бер төркем үсмер чыкты.

Аяк астында – яз! Мәктәптән бер төркем үсмер чыкты. Алар бер-берсе белән шаярышты, көлеште. Әмма бу күренеш күңелгә ошамады. Чөнки алар сүгенә иде. Ямьсез, пычрак итеп. Аралашырга, аңлатырга тырышып карадым. Берсе канәгатьсезлек белдерде: “Менә тагын фәлсәфә!..”

Кәефем кырылды. Юлымны дәвам иттем. Мине бер малай куып җитте. Төрле нәрсәләр турында сөйләштек. Хоккей мәйданчыгы төбәгендә безне бер җөмлә куып тотты. Гүя снайпер пулясы. Койма аша иелеп, кыз башта кемгәдер исеме белән дәште, аннары бөтен урамны яңгыратып, шундый итеп сүгенде, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. Үсмер, миңа һавалы караш ташлап: “Хәзер барысы да шулай сөйләшә!” – диде.

Һәр җирдән пычраклык агыла. Югары трибуналардан, телевизор экраннарыннан, китап битләреннән. Табиблар грипп эпидемиясе турында кисәтә, сүгенү чире турында исә ләм-мим. Әйтсә ни, шуннан нәрсә булган, янәсе. Гадәт буенча, әтәчләнеп, тирә-яктагы кешеләрдән кыенсынмыйча, кешеләр аны бер-бер артлы кабатлый. Еш кына – усаллашып. Шул вакытта бу кешегә күз салыгыз әле – анда юлына очраган бар нәрсәне кырып-себерергә әзер аяусыз җәнлек уяна.

Күпчелек сүгенү сүзләрен тыныч кабул итә. Кайберәүләр алардан башка яшәү мөмкин түгел дип инандырырга тырыша: “Җитәкчең, күршеңнең авызын томалыйсың да, күңелгә җиңел булып кала. Бушанасың”.

Сталин лагерьларында кешелеклелеген җуймаска теләгән, дөньяны әшәке сүзләр белән сасытмаган кешеләрне явызларча җәзалаганнар.

Һәм сүз ахырында сугыш турындагы бер китаптан өзек китерәм. Олы яшьтәге бер солдат мыек та чыкмаган үсмергә акыл бирә: “Һәркемнең әнисе берәү генә. Һәм бу сүз – изге, аны гомер буе кадерләргә кирәк. Лазаретта күпне күрдем. Чәчләре чаларган, соңгы сулышын алганда исә: “Әни!” – дип пышылдый. Менә син дә телеңне пычратма. Сүгенү, туганкаем, яман шеш кебек ул. Аннан үлгәнче котыла алмыйсың...”

Бу кеше үзенең янәшәсендә үлем йөргәнен белгән. Һәм үзенә катгый таләпләр куйган. Телен дә пычратмаган. Ә без?!

Венера АШИРОВА.

Читайте нас: