Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
18 март 2019, 11:51

Бәхеткә үлчәүләр бар микән?

20 мартта Халыкара бәхет көне билгеләнә.

20 мартта Халыкара бәхет көне билгеләнә. Аны бәйрәм итү – бәләкәй генә Бутан дәүләте халкы тәкъдиме. Бутан хөкүмәтенең төп максаты – үзенең барлык кешеләрен бәхетле итү. Моның өчен анда махсус оештырылган Бәхет министрлыгы эшли.

Бәхет – һәр кеше үзе генә белгән юл белән барган максат, тормыш үзе ул. Гадәттә кешеләр читтән бәхет эзләп, аның янәшәдә генә булуын күрми. Озакка сузмыйча, хәзер һәм биредә бәхетле булырга һәм яшәргә кирәк. Тормыш вак-төяк мәшәкатьләрдән торган кебек, бәхет тә шулай – әйләнә-тирә мохит һәм кешеләр бүләк иткән кечкенә генә шатлык өлешләре. Аларны күрә һәм хозурлана белергә кирәк. Иң яхшысы – моңа балалардан өйрәнү. Алар һәрнәрсәгә – язгы гөрләвек тамчыларына, әнисе кочагына, тәмле кәнфиткә, әтисе белән куышлы уйнауга шатлана белә. Ни өчен өлкәнәя-өлкәнәя бу кичерешләрне югалтабыз без? Ни өчен тормыштан артыгын таләп итәбез, гаилә, мәхәббәт, сәламәтлекнең кадерен белми башлыйбыз?

Күп кешегә тулы бәхет өчен нәрсәдер җитми. Тик шул нәрсәнедер гади генә әйберләрдә – сөеклең ясап биргән бер чынаяк кофеда, гаилә белән ашалган кичке ашта, бергәләп урамда йөрүдә, эшеңнән канәгатьлек хисе кичерүдә эзләргә кирәклеген онытабыз.

Һәрвакыт бәхетле була һәм хәтта өметсез очракның да уңай якларын таба белгән ахирәтем бар минем. Сере нидә дигән соравыма каршы ул миңа Элинор Портерның “Поллианна” китабын укырга киңәш итте. Романның каһарманы кырыс һәм каты күңелле тутасы йортында ятим бала булып үсә. Язмыш авыр сынауларын куюга карамастан, “бәхет” уены уйнаган бу кыз тормышка гашыйк һәм игелекле булып кала. Бу уенга кайчандыр әтисе өйрәткән аны. Уенның асылы гади – һәрнәрсәдән яхшылык таба белергә кирәк.

Минемчә, бу китапны һәркайсыбызга да уку зарур. Бәхетле булу сәләтен югалткан өлкәннәргә дә, бу сәләтне саклап калырга тиеш балаларга да.

Бәхетле була белү – сәнгать һәм бүләк ул. Бәхетле кеше шундук күзгә чалына. Күзләре очкынланып яна, самими елмаюы тирә-якны яктырта. Бәхетле кеше начар гамәлләр кыла, кешеләрне кимсетә алмый. Бәхет шәфкатьлелек һәм киң күңеллелек тәрбияли. Бәхетле булыгыз һәм аны башкалар белән уртаклашыгыз, шул чакта тормышыбыз матур һәм имин булыр.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: