Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Серләшик
7 март 2019, 13:20

Гүзәл затлар өчен!

Истәлекле көннәр һәм вакыйгалар исәбендә календарьда кызыл белән билгеләнгән көн бар.

Истәлекле көннәр һәм вакыйгалар исәбендә календарьда кызыл белән билгеләнгән көн бар. Бу көнне көтеп алып, без туганнар, дусларыбыз, хезмәттәшләребезне аларның һөнәри һәм иҗади казанышлары, белем һәм тәҗрибәсе өчен түгел, фәкать хатын-кыз булганы өчен котларга ашыгабыз.

Югыйсә, бу бәйрәмнең тарихы шактый сәясиләштерелгән һәм гүзәл зат вәкилләренең тигезлек өчен көрәшкә чыгуына бәйләнгән. Иманым камил: хәзер кемдер 1908 елда Нью-Йоркта булган митингны хәтергә төшерәчәк, анда 15 мең хатын-кыз бертавыштан ир-атлар белән хокукларын тиңләүне таләп итә. Бәгъзесе “буш кәстрүлләр маршы”н атаячак. Анда 1857 елның

8 мартында Америка постаучылары үз таләпләрен куя .

Хәер, демонстрация нәрсә инде ул... Русиялеләр алардан да уздыра – 1917 елның 23 февралендә (яңа стиль буенча 8 мартта) Петроградта күләмле хатын-кызлар манифестациясе үтә. Ул шулкадәр шау-шулы була ки – тарихчыларның күбесе нәкъ аның февраль революциясенә этәргеч булуын раслый. Хәтта императорның ашыгыч рәвештә кул куйган указы да (хатын-кызларга тавыш бирү хокукы бүләк итү турындагы) хәлне үзгәртә алмый – аларның җиңел кулы белән ул вакытта кимендә 128 мең эшче баш күтәрә, демонстрантлар командасы исә шәһәр үзәгенә кадәр барып җитә һәм Нева проспектына ургылып килеп керә.

Нәтиҗәдә дүрт елдан соң икенче Коммунист хатын-кызлар конференциясендә

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәргә карар ителә. Ир-атлар бу бәйрәмне бертавыштан хуплый.

Аннары... Тиң хокуклылык күбрәк булып киттеме, хатын-кызлар йомшагракка әйләндеме – әмма соңгы 100 елда бәйрәм бераз сәяси төсмерен җуйды. Без, ир-егетләр, моңа шат кына. Һәм гүзәл затларны һәрьяклап майларга тырышабыз: комплиментлар әйтәбез, бүләк өләшәбез, аларның иң изге хыялларын үтәргә вәгъдә бирәбез. Алар исә моның күңеленә хуш килүен күрсәткән кыяфәт чыгара. Безнең бүләкләрне һәм мактау сүзләрен лаек кабул итә, безне кешелекнең көчле заты булуыбызга инандырырга тырыша. Әмма кайчак аларның карашында: “Ә нигә безгә дә фатирыбызда бәләкәй генә булса да революция ясап алмаска әле?..” – дигән сүзләре чагыла.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: