Барлык яңалыклар
Серләшик
25 февраль 2019, 11:50

Ир-егет тәрбиялибез

Малай кеше тәрбияләү – аның холкын чыныктыру ул.

Малай кеше тәрбияләү – аның холкын чыныктыру ул. Моның өчен ата-ана үзенең тормышка карашын кабат күздән кичерергә, куркуларын җиңәргә тиеш. Әгәр әни ир баланы ялгызы тәрбияләсә, ул аны үзенә кулайрак итеп башкарырга тиеш түгел. Баланың ботканы тәлинкәгә, йөзенә сылавын карап утырганчы, калактан ашату, тышка чыкканда үзең киендерү җиңел, әлбәттә. Тик бу баладан кем үсәчәк соң? Күрәләтә эшкинмәгән зат.

Бала туган мәлдән алып, аны “Йөгермә – имгәнерсең! Менмә – егылырсың!” ише кисәтү-тыюлар эзәрлекләп килә. Аннары әни һәм әбиләр нишләп соң егет урынына җебек кыз бала булып үсте бу дип гаҗәпләнә. Шуңа күрә урамда баланың иреген чикләмәгез, вак-төяк хәвеф-хәтәрдән курчаламагыз (комлыкта яшьтәшләре белән тавышка керү, яңалыкка омтылу), әмма иң мөһиме – чәмләндерегез, авырлыкларны җиңәргә ярдәм итегез.

Малайларга ир-ат үрнәге кирәк. Ялгыз әни улының аралашыр кешесе булу турында кайгыртырга тиеш. Ир баланы ял көне бабасы янына илтергә була. Бергәләп ышкыласыннар, төзесеннәр. Бала үсә төшкәч, аны ир-ат җитәкләгән спорт секциясенә яки түгәрәккә яздыру зарур.

Әти кеше улына карата наз-лы хисләрен күрсәтүдән куркырга тиеш түгел. Моның белән генә баланы очындырмыйсың, киресенчә, дөньяга, якыннарына ышанычы арта аның.

Тыюлар турында да берничә сүз. Балага шуны аңлатырга тырышыгыз: әгәр әти-әнисе юк дигән икән, бу чыннан “юк” димәк. Ялыну, әнисен яки әтисен үтенечен үтәргә күндерү өчен сәбәп түгел.

Чын ир-егетне шәхси үрнәгеңдә генә тәрбияләп була. Таләп ителсә, үзеңнең хаксызлыгыңны танырга, улыңнан гафу үтенергә кирәк. Өлкәннәр шул рәвешле үз абруен ныгытачак.

Балада рухи сыйфатлар тәрбияләгез. Өйдә савыт-сабасын юсын, транспортта өлкәннәргә ихтирам-хөрмәт күрсәтсен. Улыгыз дусларын ихтирам итсен, аларны бәладә ташламасын.

Аңа өлкән кешегә караган кебек карагыз. Аның карарын, үзаллы фикер йөртүен хуплагыз. Һәм ир кешенең үз гамәлләре өчен җавап тотуын исенә төшереп торыгыз.

Радик Габдрәхимов.